erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күзлек Рәүфне каян табарга?

Аның якты истәлеге халык күңелендә озак сакланыр.

Казандагы бер танышым сөйләп торды. “Күзләр бирешә башлады, күзлек алырга киңәш иттеләр. Арчада шундый кеше бар, ике дә уйлап торма, шуның янына кайт”, – диделәр. “Аны ничек табарбыз?” – дим. “Арчага кайтуга күзлек Рәүфне сора, анда аны белмәгән кеше юк. Райком секретарен белмәскә мөмкиннәр, ә күзлек Рәүфне беләләр”. Хатыным белән кайттык, юлда: “Арча зур, табуы ансат булмас инде”, – дип сөйләшәбез. Арчага керүгә беренче очраган кешедән “Күзлек Рәүфне ничек табарга?” – дип сорадык. “Ә, Рәүф абыйнымы? Хәзер өйрәтәм”, – дип аңлатып бирде бу!”

Мин Рәүф Хәкимовны Арчада эшли башлаганнан бирле беләм. Быел аның әлеге игелекле эшне башлап җибәрүенә 50 ел тулган икән! Бу еллар эчендә күпме кешене “күзле” иткән, күпме рәхмәтләр ишеткәндер ул.

Җиде–сигез еллап без аның белән күршеләр булып та яшәдек әле. Аннан күчкәнгә утыз еллап вакыт узган, ә ул очраган саен “Күрше, хәлләрең ничек?” – дип елмая. Мин аны гел елмайган хәлдә очрата идем, Арча урамнарына ямь биреп, балкып килер иде. Йомшак теле ташны да эретерлек. Ул Җиңү бәйрәмнәрендә Арчаны яңгыратып “День Победы” җырын җырлаулары! Искиткеч матур итеп сәхнәләрдә җырлар иде, үзешчән сәнгатьтә катнашырга да вакыт таба иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Игътибар иткәнсездер: ни кызганыч, җөмләләремне “иде” дип тәмамларга туры килә. Мәкерле үлем Рәүф күршене (ул минем күңелдә һәрвакыт шулай сакланачак) дә арабыздан алып киткән... Кем белән генә сөйләшсәм дә бу көннәрдә “әйбәт кеше иде” дип, аны искә алалар. Ул ясап биргән күзлекләрне бик күпләр озак еллар рәхмәт әйтеп киячәк әле. Кешеләргә бик кирәкле хезмәтенең дәвамчысын да әзерләгән ул, кызы Гүзәл, кайгылы көннәре булса да, килгән кешеләрне кире борылырлык итмәгән. Ул да әтисе кебек ачык йөзле, тәмле сүзле. Озак еллар шулай эшләргә язсын!

Хәкимов Рәүф Мәхмүт улы 1948 елда Яңа Чүриле авылында туган. 1968–1970 елларда Арчада медицина мәктәбендә укый. 1970 елдан күзлекләр ясый.

Мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының кайгыларын уртаклашабыз. Аның якты истәлеге халык күңелендә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дорестэндэ донья бэхэсе кеше иде.Якыннарына сабырлык телим.Урыны ожмахта булсын.

    Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

    2
    X