erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Лада» фура белән бәрелешкән, җиңел машинадагы пассажир зыян күргән

Татарстан юлында «Лада» автомобиле Пермь краеннан килүче фура белән бәрелешкән, җиңел машинадагы хатын-кыз пассажир зыян күргән.

Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, юл һәлакәте кичә көндезге өченчеләр киткәч республиканың Менделеевск районында Алабуга – Ижевск автомобиль юлында — Татар Чаллысы авылы янында булган. 

«Лада» автомобиленең йөртүчесе, тайгак юлда идарәсен югалтып, Пермь крае номерлары куелган фураны «куып» җиткән. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән. 

«Юл һәлакәтендә „Лада“ның пассажиры зыян күргән. Ашыгыч ярдәм табиблары аны хастаханәгә алып китте», - дип белдерде авариянең шаһитлары. 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/11-02-2021/tatarstan-yulynda-lada-fura-bel-n-b-releshk-n-i-el-mashinadagy-passazhir-zyyan-k-rg-n-5805535

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X