erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Лаеш шулпасы тәмен дә татыган

Михнәтле хатирәләр.

Арчада яшәүче Равия Шәфигуллинага 90 яшь тулды. Юбилее белән аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге тапшырды.

– Мин күргәннәрне санаулы минутлар эчендә генә сөйләп бетерә торган түгел. Мин ул хакта “Безнең гәҗит” газетасына язып җибәргән идем, “Михнәтле хатирәләр” исеме белән басылып та чыкты, – диде ул күз карасы кебек саклаган әлеге газетаны күрсәтеп.

Равия апа Казиледә күп балалы гаиләдә туа. Сугыш башланганда кызга нибары 11 яшь була. “26 августта иртән җигелгән атларга төялеп Арча хәрби комиссариатына кадәр әтине озата киттек. Аның берлән бергә абыйсы һәм авылдан тагын егерме кеше китте. Биш ай узуга абыйсының үлгән хәбәре килде. Ә әтинең бер-ике хатын алдык әле, шуннан соң юкка чыкты. Без биш бала калдык. Барыбыз да кызлар. Иң кечкенәсе әти киткәч туды, – дип искә ала Равия апа. – Берзаман ягарга утын бетте. Күрше кызы белән урманчыдан кача-кача урманга ботакка менәбез. Берсендә безне күрде бу. Өйгә кайтканда елый-елый шешенеп беткән идек. Утынсыз калдык бит. Карап торган сыерыбыз бар иде, ачтан ул күтәрәмгә калды. Язын су үтеп, морҗа башы җимерелде. Үзебез дә ач. Бервакыт җәен сыер җигеп басу тырмалаганда хәлем китеп егылганмын. Лаешка урман кисәргә барып, Лаеш шулпасының тәмен дә татып кайттым”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу әле Равия апа сөйләгәннәрнең кайбер өлеше генә. Язмышы җиңелләрдән булмаган кызның. Укый алмаган. Кечкенәдән өлкәннәр белән беррәттән эшләгән дә эшләгән. 1955 елда Дөбьяз егете Хафизга кияүгә чыккан. Башта Сверлауда яшәгәннәр, аннан Арчага кайтканнар. Равия апа Мөндеш сельпосында склад мөдире, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында хисапчы, райкомда хуҗалык эшләре мөдире булган. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Хафиз абый вафат инде. Улы Харисны югалту ачысын да татыган ана. Хәзерге вакытта бер ялгызы яши. Әмма аның ныклы терәге – Арча станциясендә яшәүче улы Рамазан, килене Минзилә, оныклары, оныкчыклары бар.

Гөлсинә Зәкиева  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре 100-летие ТАССР

2
X