erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Лагерьлар эшләячәкме?

Җәйге каникуллар башланды. Аны кайда һәм ничек үткәрергә?

Ата-аналарның балаларын читкә бик чыгарып җибәрәсе килми. Районда оешкан лагерьларда ял итсәләр, алар өчен тынычрак. Алдагы елларда алар эшләде һәм хәтта сайлап барырга да була иде. Тик узган җәйдә коронавирус үзгәрешләр кертте. Быел бу юнәлештә эш ничек тора? Кызыксындырган сорау-лар белән без район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лия Ильинага мөрәҗәгать иттек.

– Лия Юрьевна, быел районда нинди лагерьлар эшләячәк?

– Беренче итеп мәктәп яны лагерьлары турында әйтеп үтик. Алар 1 июньнән 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ә 1 июньнән 18 июньгә кадәр мәктәпләрдә хезмәт һәм ял лагерьлары эшләячәк. Алардан тыш Арчаның 6нчы мәктәбе базасында 25 июньнән 7 көнлек палаткалы “Азимут” лагере булачак.

– Анда теләге булган һәр бала ял итә аламы?

– Ул туризм профиле буенча. 20 балага исәпләнгән. Туризм белән шөгыльләнүче балалар өчен. Монда инде өйләренә кайтып йөрмиләр, тәүлек буе шунда палаткаларда яшиләр. Яңгыр яуган очракта спортзалга керәләр. Биш тапкыр туклану каралган.

– “Шатлык” лагере белән быел эш ничек тора? Өч сменага 150 баланы үзенә җыя  һәм аңа балалар яратып йөри иде.

– Килешәм, әмма хәзер Рос-потребнадзор идарәсенең яңа кагыйдәләре, таләпләре нигезендә белем бирү учреждениеләре базасында стационар лагерьлар эшли алмый. Караватлар арасында ара калырга, балалар саны кимергә, хезмәткәрләр шуннан чыкмыйча эшләргә тиеш. Аннан куркынычсызлык сагы мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк. Бөтен нәрсә акчага килеп терәлә. Лагерьларда эшләүчеләр анализлар тапшырырга тиеш. Алар бар да түләүле. Арзан да түгел.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Таләпләргә җавап бирерлек башка лагерь ачу мөмкинлеге юкмы?

 – Бина юк, шулай булгач ничек ачасың? Быел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Кырлайга кайткач, район башлыгы Илшат Нуриев аңа бу хакта җиткергән иде. Президент “Балыкчы авылы” вариантын карарга тәкъдим итте. Тик бу тәкъдимне уңай кабул иткән очракта да, аны быел ачу мөмкин түгел. Чөнки ул лагерь өчен көйләнмәгән. Аңа бик күп үзгәреш кертергә кирәк. Шулай да киләчәктә бу мәсьәлә каралачак. Тик финанс ягыннан аңа районның гына көче җитмәячәк.

– “Тукай оныклары” лагере кала инде. Анда арчалар күп була иде.

– Кызганыч, быел ул да булмаячак. “Тукай оныклары” – төбәкара лагерь. Тендер буенча уйнатыла. Быел тендерны башка район отты.

– Башка елларда сездән лагерьларга юлламалар алып була иде?

– Әйе шул. Шуның буенча быел да ата-аналар лагерьларга юлламалар сорап килә.         Тик бездә быел бернинди квота юк. Ата-аналарның үзләренә сайтларга кереп, юллама сатып алырга туры киләчәк. Балалар ялы сыйфаты һәм куркынычсызлыгына кагылышлы сорауларга җаваплар аласыгыз килсә, 31 майдан 11 июньгә кадәр кайнар линия эшләячәк. Арча районы буенча телефоны 8(84366) 3-15-01, Биектау һәм Әтнә районнары буенча – 8(84365) 3-02-71, Балтач районы буенча – 8(84368) 2-41-47. Ял һәм бәйрәм көннәреннән башка көн дә 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр шалтырата аласыз. 12дән 13 сәгатькә кадәр төшке аш вакытлары.

Балаларны ял һәм сәламәт-ләндерү лагерьларына җибәрү алдыннан ата-аналарга гигиена һәм эпидемиология үзәге тәкъдимнәре һәм киңәшләренә колак салырга кирәк. “Лагерь эшчәнлегенә Роспотребнадзор идарәсе рөхсәте, лицензиясе, сертификатлары бармы, лагерьда балаларның физик һәм янгынга каршы куркынычсызлык тәэмин ителгәнме? Алар белән кызыксыныгыз. Лагерь кагыйдәләре турында сорашырга, шәхси гигиена, кулларны эшкәртү өчен махсус чараларны бирергә онытмас-ка кирәк. Китәр алдыннан авыру симптомнарын сизсәгез, баланы лагерьга җибәрергә ашыкмагыз. Табиб чакыртыгыз, вакытында лагерь җитәкчесенә хәбәр итегез. Балагызны дәваларга да, юллама акчасына исәп-хисап ясарга да уңай булачак. Лагерь территориясеннән читкә чыккан очракта талпан эләгү мөмкинлеге турында аңлатырга онытмагыз. Бетләр юкмы, башларын тикшереп торыгыз”, – дип киңәш итә белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X