erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ландыш иртәдән кичкә кадәр техника янында

Ландыш Фазлеева – Шурабаш кызы. Урта мәктәпне тәмамлагач Казан дәүләт аграр университетының механика факультетына укырга керә.

Быел дүртенче курста укый. Язгы кыр эшләре вакытында туган авылына бер айга практикага кайтты. Иртәдән кичкә кадәр техника янында ул. Җитәкчеләр дә мактый үзен.

Әлеге уку йортында укучы Булат Сабиров (“Ак барс” агрокомплексы”), Нияз Сафиуллин (“Яңарыш”), Динар Миннебаев, Илгиз Сафин (“Северный”) да практика уздылар.

Үрнәктәге агросә-нәгать көллиятендә, Олы Әтнәдәге техникумда укучылар да язгы кыр эшләре чорында ярдәмгә кайттылар.

Быел район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, аның урынбасары Ленар Абдуллин, агросәнәгать көллияте директоры Зөлфәт Дәүләтбаев барлык мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныфлар укучылары, аларның ата-аналары белән очрашуларда булдылар. Бик файдалы сөйләшү иде бу, сорауларга җаваплар бирделәр.

Яшьләрне авылда калдыру мәсьәләсе кис-кен тора, авыллар картая. Механизаторлар, терлекчеләр, бригадирлар, ферма мөдирләре һәм башка белгечләр җитми. Районга бүген 5 агроном, 3 зоотехник, 1 механик, 2 ветеринария табибы кирәк.

Соңгы өч елда районга уку йортларын тәмамлап 25 белгеч кайткан.

Районда авыл хуҗалыгында 1800 кеше эшли, шуларның 118е генә 30 яшькә кадәргеләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яшь белгечләрне авылда калдыру буенча дәүләт тарафыннан, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан да төрледән-төрле кызыксындыру чаралары, программалар кабул ителә.

Югары уку йортларын тәмамлап кайтучыларга 300 мең сум, урта һөнәри уку йортларын тәмамлап кайтучыларга 150 мең сум бер тапкыр акчалата пособие бирелә. Шулай ук ай саен төп хезмәт хакына 7,5 мең сум өстәмә түләүләр исәпләнә. Пособиене алганнан соң белгеч авыл хуҗалыгында 3 ел эшләргә тиеш була.

Яшьләргә укып бетереп кайткач иң беренче чиратта тору урыны кирәк. Бу проблеманы хәл итү өчен  арендалы тору урыны программасы эшләп килә. “Игенче”, “Кырлай”, “Северный”, “Заря”, “Курса МТСы” хуҗалыклары әлеге программалар нигезендә йортлар салалар. 5 ел шушы йортта яшәгәннән соң йортны сатып алырга мөмкин.

Авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы белгечләренә ел саен 100 мең сум күләмендә грантлар тапшырыла.

2015 елдан башлап авыл хуҗалыгына эшкә кайткан 77 белгеч шундый акчалар алды.

Яңа укып бетергән студент авыл җиренә кайтудан ничектер куркып кала торгандыр. Әле һаман да авыл хуҗалыгында  иске, майга баткан трактор, комбайннар эшли, фермаларда чиләк күтәреп сөт ташыйлар, дип уйлаучылар да бардыр. Яңа алымнар, заманча технологияләр авыл хуҗалыгында да киң кулланыла. Кырларда кондиционерлы трактор һәм комбайннар эшли, чәчкеч артына да басып йөрисе юк, зур комплекслар чәчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X