erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа»дан китүе уңаеннан матбугат конференциясе уздырды

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа» медиагруппасы белән хезмәттәшлек итүеннән туктатуы уңаеннан матбугат конференциясе уздырды.

«Кем концертны тәмамлый, кем катнаша, ә кем җырламый? Бу сораулар белән Иркә идарә итә. Нишләптер күпләр безне Иркә белән дус дип уйлый. Әйе, безнең «Якын дус берәү генә» дигән җырыбыз бар, әмма бу безнең дус булуыбыз турында әйтми. Соңгы ике ел эчендә татар эстрадасы әллә нишләде. Талашалар, сугышалар… Русча әйтмешли, биредә «бардак», — дип сөйләде Ландыш.

Ике көн элек Ландыш Нигъмәтҗанова аккаунтына «Барс медиа»ның яңа җитәкчелеген гадел булмаган идарә ысуллары куллануда гаепләгән видеоролик урнаштырган иде. Аның бу чыгышын җырчы Ильмира Нәгыймова да хуплады. «Татар-информ»га биргән интервьюсында элекке директор Марат Гәрәев тә «Барс Медиа»ның акционерларын гаепләде.

Видео Интернетта чыккач, Ландышка башка телеканаллардан һәм радиолардан шалтыратканнар. Җырчы әйтүенчә, «Барс Медиа» җитәкчелеге аларга «Ландышның җырларын архивтан алып атарга», — дигән хат язган булган. «Видео чыккач, берәү: „Видеоны алып атыгыз“, — дип шалтыратты. Үзен зур кешенең кемедер дип атады. Ул кешенең кем икәнен белмим», — ди Ландыш.

Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа» ның яңа җитәкчесе Динә Гәрәева һәм җырчы Иркә (Айгөл Миндаровна)ның шәхси тормышлары хакында да мәгълүмат таратты. «Бүген сөйләмим, ләкин мин әйткән сүзләр хак, аларны кире алмыйм. Әлеге сүзләрне мин ялган детекторы аша дәлилли алам. Судтан курыкмыйм. Бу — уйлап эшләнгән адым», — диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Динә Гәрәевага („Барс Медиа“ җитәкчесе — ТИ) сүзем юк. Ул бары тик Иркә кушканны эшли. Аңа үз башы белән эшләргә кирәк. Динә Маратовна генераль директор булганчы, бар да яхшы иде. Ул килде дә штрафлар кертте, тагын ниндидер законнарны үзгәртте. Түздем, каршы әйтмәдем. Мине тегеннән алып аталар, җырларымны яңгыратмыйлар. Алардан ярдәм сизмәдем, алар үз вазифаларын үтәми», — ди җырчы.

Ландыш Нигъмәтҗанова ике атнадан күп җырчылар катнашында матбугат конференциясе узачагын әйтте.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X