erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ларионова: Илнең дәүләт сәясәтендә гаилә мәнфәгате өстенлеге - иң дөрес карар

Россия Конституциясендә гаилә институты, гаилә кыйммәтләре һәм балалар турында кайгырту мәсьәләләрен ныгыту аерылышуларның артуы һәм туучылар санының кимүе белән көрәштә мөһим адым булып тора. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әнә шундый фикерен уртаклашты.

«Безне Россиядә аерылышулар саны арту, туучылар саны кимү, халыкның гомер озынлыгы түбән булу белән бәйле проблемалар борчымый кала алмый. Шуңа бәйле рәвештә, бүгенге көндә гаилә институты, гаилә кыйммәтләре, балалар мәсьәләләренең закон белән ныгытылуы, минемчә, чыннан да бик мөһим. Илебезнең дәүләт сәясәтендә гаилә һәм балалар мәнфәгате өстенлеге — иң дөрес карар», — дип сөйләде ул.

Ларионова шулай ук илнең Төп законында яшьләр сәясәтен беркетүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм Татарстанда Россиядә беренче тапкыр Яшьләр эшләре буенча министрлык булдырылганын искәртте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Һичшиксез, яшьләр сәясәтен ныгыту — бөтен ил территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда бердәм якын килүне җайга салу һәм формалаштыруга бик мөһим һәм үз вакытындагы адым», — дип нәтиҗә ясады Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X