erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Әле дә эшләр идем, балалар кушмый”

​​​​​​​Симетбашта яшәүче Дания апа Гайфуллина балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә 90 яшьлеген билгеләп үтте.

Симетбашта яшәүче Дания апа Гайфуллина балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә 90 яшьлеген билгеләп үтте. Бу көнне аны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

– Чынлыкта апагызга 91 яшь инде. Соңга калып теркәгәннәр генә, – диде уены-чыны белән бергә Дания апа.

90мы, 91яшьме, аермасы юк, күңеле белән яшь әле Дания апа. Күзләрендә яшәү нуры, йөзендә елмаю балкый аның.

– Әлегә кадәр бәрәңге төбенә өйдем, чүпләрне утадым, бакчада казындым. Быел күзем начарланып китте, балалар эшләргә кушмый, – диде ул бу юлы инде безне елмаерга мәҗбүр итеп. – Гомер буе эшләп үстем, бер хезмәттән дә курыкмадым. Шуннан тәм таптым. Төрле вакытлар булды. Ачлыгы, ялангачлыгы мине дә читләтеп үтмәде. Үзәккә үткән вакытлар. Дүрт сыйныф укып калдым, эшкә чыктым. Үгез, ат җигеп фермада эшләдем мин. Әле дә хәтердә, үгез җигеп олау белән печән алып кайтабыз. Берзаман үгезем олавы белән елгага төшеп китмәсенме. Артыннан төштем дә, муенчагыннан эләктереп алып, тартып торгыздым бит моны. Үзем дә ач инде. Ходай нинди көчләр биргәндер. Шундый заманаларда яшәдек без.

Дания апа үзе Яңа Кишет кызы. Димләп шушы авылга кияүгә килә. Гомер буе фермада эшли.

– Хәзер дә эшләр идем әле, һаман да шул күз күрмәү инде. Кул, аякка зарым юк. Күзгә бозау мөгезе белән кереп чыккан иде. Зәгыйфьләнеп калды, – ди.

Өйдә дә сиксән яшенә кадәр терлекләр асрый ул. Сыерны да бетерми. Хәзер әнә кош-кортлары бар. Шулар янында мәш килә. Ялгызы яши. Өендәге чисталыкка яшьләрнең дә исе китәрлек.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Фәгаль абыегыз белән 40 ел яшәдек. 1995 елда вафат булды ул. Алты бала тәрбияләп үстердек. Өч улым Симетбашта яши. Рифатым каршыда гына. Үткән-барганда да хәлне белеп чыга. Киленнәрем дә бик яхшы.

– Искиткеч кеше ул. Чиста, пөхтә. Киң күңелле, янына керәсе килеп тора. Бик тәмле пешерә, – диде килене Нурия.

– Әйе, кешеләргә дә ризык әзерләшергә йөри идем, – дип өстәп куйды Дания апа үзе. – Балаларым бик игелекле булдылар. 13 оныгым, 15 оныкчыгым бар. Алар да минем кебек балалары игелеген күрсеннәр.

Оныгы җырчы егет Данис Гайфуллинны яхшы беләбез. Кемнән килгән икән аңа мондый талант?

– Мин үзем дә җырлый идем. Элек концертлар куеп йөрдек. Балаларым  үземә ошагандыр инде. Ришат улым гармунда да уйный, җырлый да, Рифат улым, Зәйнәп кызым да җырга осталар, – диде Дания апа Гайфуллина.

Бик тере, юмор хисенә бай ул. Сөйләгәндә авызына каратып кына тора. Күз тимәсен үзеңә, Дания апа. Тагын юбилейларда очрашырга язсын.

Гөлсинә Зәкиева       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X