erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әле дә сез бар үрнәк алырлык

“Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык” көне уңаеннан район башлыгы Илшат Нуриев һәм аның хатыны Гөлнур ханым районның мактаулы гаиләләрен кабул итте.

Бу уңайдан бик матур кичә үткәрелде. Анда егермегә якын гаилә чакырылган иде.

Һәрберсе турында аерым-аерым мактап язарлык гаилә учак-ларын саклаучылар, башкаларга үрнәк булырдай гаиләләр.

Гөлнур һәм Илшат Нуриевлар район халкына хезмәт сөючәнлекләре һәм гаиләдә       тугрылыклы булулары белән билгеле. Алар өчен тормышларындагы иң төп вакыйгаларның берсе – уллары туу. Руслан белән Ринат та хәзер үз юлларын тапкан. Берсе авыл хуҗалыгын үз иткән, җитәкче, өйләнгән, икенчесе табиб, Мәскәүдә университет тәмамлаганнан соң, укуын дәвам итә, эшли. Бу гаилә һәркем өчен үрнәк булып тора.

          Арчадан Зөлфия һәм Тәлгать Кәлимуллиннар гаиләсе 35 ел бергә гомер итә. Тәлгать Арча механика-ремонт заводында баш инженер, Зөлфия ханым Арча мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары. Ике уллары бар. Булат Казанда, Динар гаиләсе белән Арчада әти-әнисе янында.

Апаз авыл җирлегендә Михайловлар гаиләсен яхшы беләләр. Гаилә башлыгы  Булат 40 елга якын Апаз мәдәният йортын җитәкли, Наҗия ханым да шунда эшли. Бүгенге көндә Михайловлар үз үрнәкләрендә  оныкларын тәрбияләүдә булышалар.

Хөснетдиновлар гаиләсе Кәче авыл җирлегендә иң лаек-лы парларның берсе. Кырык елга якын бергә тигез гомер кичерәләр. Фәрид алдынгы комбайнчы. Ел саен урып-җыю вакытында алдынгы урыннарны яулый. Нурисә ханым 1990 елдан Кәче балалар бакчасы мөдире. 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта 8 оныклары бар.

Нәҗметдиновлар Наласа авылыннан. Әнисә ханым хәзерге вакытта  лаеклы ялда. Ире Зөфәр Наласа авылы мәчете имам-хатыйбы. Балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп гомер кичерәләр.

Фәйзрахмановлар Яңа Кенәрдән. Гаилә башлыгы Илдар гомерен мәгарифкә багышлаган. “РФ гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре” исеменә лаек булган. Әлфия ханым шәхси эшмәкәр. 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Илнар доцент, өйләнгән, улы һәм кызы бар. Фәнисләре дә җитәкче урынны били. Аның гаиләсендә дә өч бала. Илүзәләре инженер. Ул да гаиләле, бала үстерә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа Кишет авыл җирлегеннән Рәйсә һәм Зиннур Мозаффаровлар өч бала өстенә 2007 елда ике баланы тәрбиягә алганнар. Данил белән Русланны да үз балалары белән беррәттән тәрбиялиләр.

Курса-Почмак авылыннан Фәсхиевлар гаиләсендә биш бала. Ралиф Арча кирпеч заводында эшли. Сәрия Курса-Почмак мәдәният йорты директоры. Талантлы, музыкаль гаилә. Дипломнар, лауреат исемнәре шуның ачык мисалы.

Түбән Атыдан Флюра һәм Илдар Хәбибуллиннар икесе дә мәгариф хезмәткәрләре. Илдар озак еллар мәктәп директоры була, Татарстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре, Флюра ханым математикадан укыткан, “РФ халык мәгарифе отличнигы”, 2007 елда РФнең иң яхшы укытучылары бәйгесе җиңүчесе. Өч балаларына да югары белем биргәннәр, өчесе дә җитәкче урыннарда эшлиләр.

Иске Кырлайдан Фәүзия һәм Камил Нотфуллиннар икесе дә бик тырышлар. Йорт-җирләре дә җитеш. Өч искиткеч кыз тәрбияләп үстерделәр, инде оныклары бар. Авылда хөрмәт белән карыйлар аларга.

Иске Чүриле авыл җирлегеннән Раилә һәм Рамил Гайнуллиннар, Ташкичү авыл җирлегеннән Гөлфирә һәм Нургали Сәмигуллиннар, Югары Пошалымнан Гөлсинә һәм Илдус Саттаровлар, Субаш Атыдан 50 ел бергә гомер итүче Сөембикә һәм Фирдинант Исмәгыйлевлар, Шушмабаштан шулай ук алтын юбилярлар Гөлнур һәм Гыйниятулла Һадыевлар, Яңасаладан Диләрә һәм Зиннур Гафуровлар, Өчиледән Айсылу һәм Рашат Камаловлар, Урта Курса авыл җирлегеннән биш балалы Әнисә һәм Мөдәрис Саматовлар – һәрберсе мәхәббәт һәм тугрылык саклап, балалары, оныклары һәм оныкчыкларының күңел җылысын тоеп яшәүче парлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X