erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әле кичә генә өйләнешкән кебек иделәр

Аларны Арчада беләләр.

Кай арада 50 ел үтеп киткән! Әле кичә генә өйләнешкән кебек иделәр. Арчада яшәүче Гөлбәгъда апа белән Харис абый Гакашиннар: “Бер караганда гомер тиз узган, ә уйлана калсаң, 50 ел бик озын гомер. Баштан ниләр генә кичмәгән...” – диләр. “Бер елдан соң, 1971 елда, нәкъ өйләнешкән көнне 19 декабрьдә кызны больницадан алып кайттык”, – дип искә төшерә күңелле вакытларны Харис абый. Беренче бала, кыз бала, яшь гаиләгә күңелле мәшәкатьләр алып килә. И-и, ул яшь чаклар, берсенә 21 яшь, икенчесенә – 24.

Аларны Арчада беләләр. Гөлбәгъда апа почта таратты, Харис абый гомер буе шофер булып эшләде. 74 яшь тулды, ә ул һаман рульдә. Туры сүзле. Уены-чыны белән сөйләшергә ярата. Харис абый Көек авылыннан. Биш бала үсә алар: Әминә, Юныс (иптәшем Идриснең әтисе), Әюп, Разыя, Харис. Яшьтән төрле якка таралганнар. Заманы шул булган. Өч бертуган Әминә, Әюп, Разыя бәхет эзләп җылы як Ташкентка киткән. Анда рәхәт, җылы, җиләк-җимеш мул, абыйсы Юныс та гаиләсе белән Ташкентка барып урнашкан. Әниләре Фәсәхәт мәрхүм булгач, әтиләре Нәдершә улы Юнысны Көеккә чакыртып кайтара. Шулай итеп алар төп йортта яшәп кала. Харис Германиядә армия хезмәте үткәннән соң авылга кайта. Орнашбаш кызы Гөлбәгъдага өйләнеп, Арчада фатирга урнашалар.

         – Үрнәк училищесын тәмамладым, – дип сөйли Харис абый. – 58 ел шофер булып эшләдем, шуның 3 елы – тракторда.

Мөндеш сельхозтехникасы, “Нефтеразведка”, “Сельхозхимия”, “Ателье мод”, райтоп, район мәгариф идарәсе, Арча сәнгать мәктәбе, хәтта Казахстанда чирәм җирләрне күтәрүдә дә эшләгән. “Нефтеразведка” оешмасы барактан фатир бирә. Яшь гаилә өчен моннан да зур шатлык булуы мөмкинме?! Тора-бара үз йортларын төзү уе белән яна башлыйлар. Абыйлары балта остасы Юныс та күтәреп ала моны. Күмәк көч белән йорт төзелә. Бүген дә шушы матур, нык агач йортта яши алар. Һавасы ук икенче. Агач исе килеп тора.

Гөлбәгъда апа Орнашбашта 9 балалы гаиләдә туып-үскән. Әнисе Хәлимә, әтисе Галләмне бик әйбәт кешеләр иде, дип сагынып искә ала. Алар мәрхүм инде. Инде хәзер үзләре дә 5әү генә калды. Гөлбәгъда апа гаилә, балалар дип гомер иткән кеше. Кешегә һәрвакыт ачык, елмаеп тора ул. Кызы Резедә дә: “Безнең әни бик йомшак күңелле, әти таләпчән, усалрак, – ди. – Эшле, тырыш, тәртипле гаиләдә үстек без. Әти белән әнигә без бик рәхмәтле. Әле дә балалар дип җанатып тора алар”.

...Абзарда атлар. Гомер буе кош-корт, терлек асрыйлар, бүген дә атлар тоталар. Тырыш кешеләр. Ашлы-сулы булыр өчен иренмәскә кирәк шул.       

...Харис абый түзмәде җыр сузды (ул җырларга ярата һәм матур җырлый). Озын, мәгънәле халык көйләрен җырларга ярата.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Олы юлның тузанын

Үзем күрдем тузганын.

Белми калдым, сизми калдым

Яшь гомеремнең узганын.

Икесенә дә өйләнешкәндә ни өчен бер-берсен сайлаулары турында берүк сорауны бирәм. “Әйбәт, юмарт, тырыш кеше ул Харис. Менә шул ягын яраттым да”, – диде Гөлбәгъда апа. Харис абый уйлана калды. Яшьлек бит ул! Гашыйк була торган чак. Ә Гөлбәгъда көләч, чибәр кыз, оялчанлыгы да бар. Димәк, тәртипле. Тормыш итәр өчен менә дигән. “Килешеп, балалар, туганнар, күршеләр белән матур яшәдек һәм яшибез”, – диде Харис абый. Бергә-бергә өч бала тәрбияләп үстерделәр. Хәзер һәркайсының үз тормышы. Яннарында кече улы Рәмис белән киленнәре Алсу нәни уллары  белән. Кызлары Резедә–Раил гаиләсе белән берничә йорт аша гына яши. Уртанчылары Рамил–Миләүшә гаиләсе белән Казанда. Балалары, оныклары өчен сөенеп яши алар. Тигезлек белән исән-сау яшәргә язсын!

    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X