Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Әле ярый төнлә булмаган, кычкырып янып үләсе булганбыз”

    Бәла уйламаган җирдән килә. Хәер уйланып килгәне дә, уйланмаганы да бик авыр инде аның. Иртән йокыңнан торып, вак-төяк эшләреңне башкарып, эшкә дип өеңне бикләп чыгып киттә, кайтуыңа гомер иткән йорт-җиреңнән төтенләп торган күсәкләр генә каршы алсын әле?! Ничек йөрәгең түзмәк кирәк бу хәлгә? ("Шәһри Казан").

     

    Олы Әтнәнең Камил Якуб урамы, 20 нче йортта яшәгән Розалия Хөсәенованың гаиләсе өчен дә кисәк башка төшкән бу авыр борчу көтелмәгәндә килеп чыга. Ярты сәгать эчендә бөтен бер хуҗпалык, янып, төтенгә әйләнә. Хуҗа хатын да, аның тормыш иптәше дә бу вакытта эштә була. “Әле ярый төнлә булмаган, кычкырып янып үләсе булганбыз”, – ди хуҗабикә. Җитмәсә, әлеге урамда йортлар бер-берсенә бик якын урнашкан. Каршы күршеләре Рәис абый Мирзаянов та дулкынлануын көчкә тыеп тора. “Ярый әле җил булмады, без дә янып бетә идек”, – ди. Ут шулай инде ул, янып кына китсен, бер нәрсәне дә аямый.

    Розалия ханым үзе 37 ел мәктәп китапханәсендә эшләгән, районыбызда хөрмәтле кеше. Иптәше Комсервиста сварщик булып хезмәт куя. Розалия ханымның балалары гаиләләре белән читтә яши. “Ярый әле оныклар бездә вакыт түгел иде”, – дип тә сөенә ул үзенчә.

    Бүгенге көндә гаилә Розалия апаның энесе гаиләсенә сыенган. Авыр хәлдә калган Розалия ханым гаиләсенә сезнең һәм безнең ярдәм кирәк. Барысын да яңабаштан башларга туры киләчәк аларга. Ил төкерсә күл була, диләр бит. Бөтенебез бергә тотынсак, бик күптән чыкмас.

    Реклама

    Розалия Хөсәеновага матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен банк счетлары:
    “Акбарс” банк картасы – 2200 5301 2907 7921
    “Сбербанк” картасы – 2202 2007 6354 3707
    Һәр ике карта да Хөсәенова Розалия Камил кызы исеменә бәйләнгән.

    Чыганак: atnya-rt.ru

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/le-yaryy-tnl-bulmagan-kychkyryp-yanyp-lse-bulganbyz

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: