erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әлеге фатирларда бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, күп балалы һәм яшь гаиләләр, ятим балалар  яшәячәк

Киләсе елда да республикада төзү һәм төзекләндерү программаларының гамәлдә булачак.

25 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Арча районында булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Алексей Песошин Арча шәһәрендә “Безнең ишегалды” программасы буенча башкарылган эшләр белән танышты. Зәйнуллин урамында әлеге программа ярдәмендә килү юллары асфальтланды, тротуарлар салынды, эскәмияләр, урналар куелды, урам утлары алыштырылды, балалар өчен уен комплекслары, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар ясалды.

“Безнең ишегалды” программасы буенча районда 94 ишегалды төзекләндереләчәк. Быел 23 күп фатирлы йортка караган 10 ишегалдын төзекләндерү күздә тотыла.

Премьер-министр җирлекләр башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты. Очрашуда бүген халыкны борчый торган мәсьәләләр күтәрелде. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина күп кешене борчый торган сорауларны туплап килгән: пай җирең бар дип ветераннарга бушлай юлламалар бирүне туктатканнар, Арча поликлиникасы бүгенге көн таләпләренә туры килми, яңасын төзеп булмасмы, районда табиблар җитми...

Авыл клубларын төзекләндерү, гражданнарның үзара салым программасы һ.б.темаларга сораулар да бирелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Аннан соң Алексей Песошин М.Горький һәм Б.Урманче урамнарында төзелгән 45әр фатирлы яңа йортларны карады. Әлеге йортлар республика  социаль ипотека программасы буенча ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды исәбенә төзелде. Фатирлар әзер, һәркайсына ике контурлы газ казаннары, сантехника, газ плитәләре, янгын сигналлары, су, газ, электр энергиясе исәпләгечләр һ.б. куелган. Әлеге фатирларда бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, күп балалы һәм яшь гаиләләр, ятим балалар  яшәячәк.

Йортларны карап чыкканнан соң Алексей Песошин шул тирәдәге йортларда яшәүчеләр белән сөйләште. Алар яңа мәктәп төзү мәсьәләсен күтәрделәр. Арча шәһәрендә тагын бер мәктәп бик кирәк, балалар ике сменада укый. Премьер-министр  республикада мәгариф системасының  матди-техник базасын ныгыту буенча зур эш башкарылуын билгеләп үтте. Арчада яңа уку йорты төзү мәсьәләсе игътибар белән каралачак.

Премьер-министр  шәһәрнең Зур урамын һәм Совет мәйданын үзгәртеп кору проектын тормышка ашыру белән танышты. Биредә эшләр “2018–2022 елларга уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” өстенлекле федераль проект кысаларында алып барыла. Территорияне үстерү концепциясе кешеләрнең ялын тагын да уңайлату максатын күздә тота.

Шушында ук Премьер-министр районның төзелеш оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерү, төзелеш материалларының кыйммәтләнүе, җирле төзелеш материаллары  җитештерүне үстерү мәсьәләләре күтәрелде. Алексей Песошин киләсе елда да республикада төзү һәм төзекләндерү программаларының гамәлдә булачагын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X