erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әлеге һөнәрне белү киләчәк тормышларында үзләренә кирәк булачак

Сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче агачны чокып ясау бүлегенә йөрүчеләр эшләрен Арча халкы игътибарына тәкъдим иттеләр.

Ярминкә-сату Җиңү паркы каршындагы мәйданда үткәрелде. Һәр укучы үзе ясаган әйберләрен сатуга алып чыкты.

Һәр ел май аенда әнә шундый зур ярминкә үткәрелә. Бу бүлеккә йөрүчеләрнең хисап ярминкәсе дияргә дә була. Ел дәвамында балалар ни белән шөгыльләнә? Укытучылары Нияз Миңнемуллин аларны агач эшенең нинди серләренә төшендерә? Әти-әниләренә бу аеруча кызыклы.

Ә сатып алырга уйлаганнарга биредә әйбер җитәрлек була. Уклау, куна тактасы кебек көндәлек тормышта кирәкле җиһазлардан алып, чокып ясалган картиналар, бала караватлары, карават башлары, уенчыклар һәм башкалар. Алтын куллы балаларның иҗат җимешләре шаккатырлык.

Мәктәптә укучылар кул осталары ролендә булса, ярминкәдә сатучы да булырга туры килде аларга. Сату да һәркемнең кулыннан килми. Аңа да осталык, җитезлек, тәвәккәллек, сатып алучылар белән сөйләшә белү һәм бераз гына хәйлә дә кирәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Я, ничек, егетләр, сатып буламы? – дип сорый үзләреннән Нияз абыйлары.

– Була, – диләр егетләр.

Бер әйберләрен генә сатып алсалар да, алар өчен зур горурлык бит ул. Ә яннарына килгән бер кеше дә буш кул белән китми икән, бу аларның еллык хезмәтләренә бәя дә. Үткән уку елын агачны чокып ясау бүлегенә йөрүчеләр бишлегә үткәрде дияргә дә була. Чөнки бу көнне сату бик кызу барды. Ә җыелган акчаның күп өлешен алар киләсе ел өчен агач материаллары алуга тоталар.

– Бездә укып чыгучылар арасында агач буенча үз эшләрен башлап җибәрүчеләр дә бар, – диде Нияз Миң-немуллин. – Киләчәктә алар бу юнәлештә китәләрме, юкмы, үзләре карый. Әмма әлеге һөнәрне белү киләчәк тормышларында үзләренә кирәк булачак.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X