erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Легендар шәхес Фатих Сибагатуллин истәлегенә көрәш ярышлары булды

Көчле көрәшчеләр җыелды.

 "Арча" спорткомплексында  Арчаның күренекле улы Фатих Сәүбән улы Сибагатуллин истәлегенә 2009 нчы елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча республика турниры үткәрелде. Фатих Сибагатуллин - районның Шәрәфле гражданины, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ветеринария фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, күп еллар Норлат районы башлыгы булып эшләгән, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек экс-министры, Россия Дәүләт Думасы экс-депутаты.

Ярышның ачылу тантанасында Фатих Сибагатуллинның гаиләсе белән беррәттән, район башлыгы Илшат Нуриев һәм бик күп мәртәбәле кунаклар да катнашты. Мәртәбәле кунакларыбыз арасында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты     Шәмсетдинов Раиль Рафаэль улы да бар иде. Алар "Арча" спорт мәктәбе директоры Йосыпов Рәдис Рәкыйп улына, көрәш тренерлары Һидиятуллин Фәнил Фәнис улына һәм Хәйруллин Зөлфәт Таһир улына Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры Таһиров Марсель Шәрифҗан улы да бүгенге ярышка бүләкләр белән кайткан.

Ул "Арча" спорт мәктәбенең көрәш тренерлары Галиев Рәис Фәнис улына һәм Аскаров Илүс Илдус улына, татарча көрәшне үстерүгә керткән өлешләре өчен, көрәш федерациясенең рәхмәт хатын һәм кул сәгате тапшырды. Арча, Кукмара, Балтач, Саба, Теләче, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш районнарыннан һәм Казан шәһәреннән  яшь кәрәшчеләр бил алышты. Көрәш 12 үлчәү категориясендә узды.Көрәш ярышының җиңүчеләре:
25 кг:
1 урын – Шакиров Раяз (Наласа)
2 урын – Ахмадуллин Даян (Балтач)
3 урын – Минзин Данир (АСОШ №6)
3 урын – Шигапов Фидан (АГ №5)
28 кг:
1 урын – Гилязутдинов Рамазан (АСОШ №6)
2 урын – Данилов Артем (Кукмара)
3 урын – Мухутдинов Фәнзил (Наласа)
3 урын – Зиннатов Ильмир (Саба)
32 кг:
1 урын – Ахунов Самир (АСОШ №6)
2 урын – Гараев Данияр (Кукмара)
3 урын – Аглиуллин Әмир (Наласа)
3 урын – Ахметов Илназ (Түбән Мәтәскә)
36 кг:
1 урын – Файзрахманов Аяз (Ашытбаш)
2 урын – Минуллин Раяз (Яңа Кырлай)
3 урын – Ахмедзянов Руслан (АГ №5)
3 урын – Дмитриев Арсений (Кукмара)
40 кг:
1 урын – Ибатуллин Мәүлит (Кукмара)
2 урын – Галимуллин Билал (Балтач)
3 урын – Гарипов Адель (Лаеш)
3 урын – Назипов Кәрим (Кукмара)
45 кг:
1 урын – Искандаров Ильяс (АСОШ №6)
2 урын – Мухутдинов Әнгам (Наласа)
3 урын – Хайруллин Айдар (Кәче)
3 урын – Сабирзянов Рүзәл (Кукмара)

50 кг:
1 урын – Абдрафеев Булат (Лаеш)
2 урын – Ахметов Тимерхан (Саба)
3 урын – Зиятдинов Радил (Иске Чүриле)
3 урын – Порфильев Никита (Биектау)
55 кг:
1 урын – Рахимов Ислам (Биектау)
2 урын – Нуриев Марат (АСОШ №6)
3 урын – Аскаров Әхәт (Балтач)
3 урын – Хайдаров Камил (Кукмара)
60 кг:
1 урын – Галлямов Данил (АСОШ №6)
2 урын – Минимуллин Инсаф (Кукмара)
3 урын – Азамов Азат (Кәче)
3 урын – Ямалиев Марсель (Кукмара)
65 кг:
1 урын – Каримуллин Самат (Кукмара)
2 урын – Гарифуллин Данияр (Кукмара)
3 урын – Ахмадуллин Рамил (Кәче)
3 урын – Ибрагимов Тимур (Казан)
70 кг:
1 урын – Фасхутдинов Фәнис (Лесхоз)
2 урын – Салахиев Камил (Саба)
3 урын – Салихзянов Рифат (Биектау)
3 урын – Минкабиров Данияр (Саба)
80 кг:
1 урын – Юсупов Илсаф (Лесхоз)
2 урын – Валиев Ильмир (Теләче)
3 урын – Зиятдинов Алан (Иске Чүриле)
3 урын – Галлямов Камил (Яшел Үзән)

Барлык җиңүчеләргә дә медаль, грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Командалар арасында 1 нче урынга Арча командасы чыкты. 2-3нче урыннарны Кукмара һәм Балтач районнары бүлеште. Командалар диплом һәм Кубок белән бүләкләнде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X