erid:2VtzquqpS7d
Легендар шәхес истәлегенә шахмат турниры бара
Арча яңалыклары

Легендар шәхес истәлегенә шахмат турниры бара

Әлифба авторларының берсе, Арча педагогия училищесында озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Сәләй Гататдин улы Вагыйзовның 24 октябрьдә туган көне.

Арча педагогия көллиятендә легендар шәхескә багышлап республиканың урта махсус уку йортлары командалары арасында шахмат турниры уза.

- Сәләй  ага үзе дә шахмат уйнарга яраткан, - диде көллият директоры   Гөлнара Гарипова ярышларны ачу тантанасында.

Барысы 18 команда килгән иде. Әлеге минутларда бәйге дәвам итә.


Нет комментариев