erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үлем белән тәмамланган Төбәк-Чокырча авылындагы фаҗига турында

Төбәк-Чокырча авылында 2 февральдә янгында 33 яшьлек Алексей Филиппов һәлак булды. Бу авылда узган ел да шундый фаҗига булган иде

Төбәк-Чокырча авылы яшәү өчен уңайлы урын. Өлкәннәр әкренләп бакыйлыкка күчә бара, яшьләр шәһәр ягын карый...  Шуңа да анда хәзер, йорт сатып алып, читтән кайтып яшәүчеләр шактый.

Шушы авылда яшәүче мал-мөлкәтне иминиятләү агенты Гөлфия Рысаева: “Авылда 320ләп йорт бар, – дип сөйләде. – Бушлары – 10лап булыр. 15ен дача итеп тоталар. 4се сатуда. Авылда төрле милләт яши: рус, татар, чуваш, мари, мордва, үзбәк, кыргыз, бер чегән, дөресрәге молдаванка...” Яңалары да, иске йортлар да шактый. Узган ел Төбәк-Чокырча авылында ялгыз өйдә бер ир-ат янып үлде. Быел да нәкъ шундый хәл кабатланды. Тау урамында Филипповларның дача итеп тоткан йорты янды. Әти-әнисе Казанда булган, ялгыз өйдә 1988 елгы Алексей янып үлә.

Төбәк-Чокырча авылына Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин, өлкән сорау алучы Наил Бәйрәмов һәм район социаль яклау идарәсе белгечләре Айсылу Закирова,  Гүзәл Газизуллина белән бергә бардык. Максат йортларга кереп, аңлату эшләре алып бару иде. Икегә бүлендек.

Менә без Бакча урамында. Без керергә теләгән яшь гаилә яшәгән йортның ишеге бикле булып чыкты. Күршеләренә кердек. 92 яшьлек Антонина Дементьева Төбәк-Чокырча авылында гомер иткән ветеран. Медицина мәктәбен тәмамлап, Арча үзәк хастаханәсендә эшләгән. Ялгыз ике бала үстергән. Улы вафат. Кызы Мәскәүдә. “Көн саен шалтырата, кайтып тора. Авылда булган янгыннан бик нык курыктым, – ди Антонина Ивановна. – Сак булырга, эчмәскә, өйдә тәмәке тартмаска кирәк”. Рөстәм Сафин әбинең Мәскәүдәге кызы белән өйгә янгынны белгертүче прибор алып кую турында сөйләште.

Күршеләренә керергә дә насыйп булды. Алгы ишекләре бикле, арткы ишектән йөриләр икән. Өйдә кечкенә улы белән Руслан үзе генә иде. Янгынны белгертүче приборның батареялары беткән булган, Рөстәм Сафин батареяларны үзе белән алып килеп куеп бирде. Батареяның көче беткәч, аны яңаларга хуҗа кеше үзе алып куярга тиештер бит инде! “Өегез мунча кебек булган, азрак кысыгыз газны, эчмәскә, өйдә тәмәке тартмаска”, – дип киңәшләрен бирде белгечләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тау урамында 2 февральдә янган йортны да карадык. Ул тәмам яраксызга әйләнгән. Ә менә өй каршындагы тармакланып зур булып үскән юкә агачы исән калган.  Күршеләре Анастасия Козлова әле дә тетрәнгән хәлдә. “Иртәнге сәгать 8 тулып киткәч, күрше йортның арткы почмагыннан төтен күтәрелгәнен күреп алдым, – дип сөйләде дулкынланып. – Урамга йөгереп чыктым. Кычкырам, ишетүче юк. Бер малай үтеп бара иде. Шуңа әйттем, янгынчыларга шалтырат дип. У-у, янгынчылар бик каты эшләде...” Өйгә янгынны белгертүче прибор куярга кирәк дигәч, Питрәч районыннан күчеп кайткан 79 яшьлек Анастасия Козлова мошенник-лар турында сөйләде: “Берьюлы безгә янгынны белгертүче прибор куеп йөрибез, дип килеп керделәр. Әлеге приборны кую 50 мең сум тора, димәсеннәрме! 50 мең сумны гомеремдә дә күргәнем юк, дидем. Алайса, әйдә 3 мең сумга куеп бирәбез, диләр. Риза булмадым”. “Андый прибор 250–500 сум тора, алдана күрмәгез”, – дип кисәтте Рөстәм Сафин.

Икенче як күршегә дә кердек. 53 яшьлек Зөлфия Богданова, Башкортстаннан кайтып, йорт сатып алып яши. “Арткы яктагы мунча янындагы озын нарат агачына ут капса, без яна идек”, – диде ул хафаланып.

Язма башында икегә бүленеп эшләдек, дигән идем. Соңыннан Наил Бәйрәмов: “Үз хисабыбызга сатып алган янгын белгертүче приборларны куеп йөрдек, – дип сөйләде йорт номерларын әйтеп. – Болын урамындагы 1а йортында узган ел янгын чыкты, янгынны белгертүче приборны бирдек, әмма аны быел да куймаганнар”.

...Барысы да үзебездән тора, дибез. Алма пеш, авызыма төш дигәндәй, кемдер кайгыртырга тиеш булып чыга түгелме соң?!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X