erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ленинград блокадасын кичергән 100 яшьлек әби урамда торып калган

Төньяк Осетиядә таксист булып эшләүче Рәмиз Алиев Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленинград блокадасын кичергән 100 яшьлек Александра Левченкога зур ярдәм итә.

Пенсионер моңа кадәр кешеләргә хуҗалыкта төрле хезмәт күрсәтеп, яшәрлек акча эшләгән. Рәмиз әбине тәүге тапкыр кибеттә күреп, игътибар иткән һәм аңа гел ярдәм итә башлаган. Кирәк җиренә аны таксида бушлай алып барган. Егет сугыш ветеранын тораклы итәргә тырышып караган, ләкин килеп чыкмаган. Шуннан соң ул, әбине жәлләп, үзенә яшәргә алып кайткан.


Пенсионер үз фатирын ерак бер туганына яздырган. Матур сүзләр, вәгъдәләр белән аны кирәкле документларга кул куярга күндергәннәр, карчыкның башка чарасы калмаган, ризалашкан. Аннары үз йортыннан баш тартырга мәҗбүр иткәннәр. Менә шулай ул урамда торып калган.
Александра Левченконың бердәнбер улы1942 елда блокадада вафат булган. "Ул вакытта балама 6 яшь иде, - дип ямансулап искә ала әби. - Ахыр чиктә ирем дә гүр иясе булгач, Ленинградтан Төньяк Осетиягә күчеп киттем," - ди ул.


Федераль каналларның берсендә Александра Левченко турында сөйләгән булганнар. Бервакыт трамвайда барганда ветеранның акчасын һәм документларын урлаганнар. Пенсионер күп еллар дәвамында Ленинград блокадасында булуын расларга тырышкан, әмма документлары булмагач, эшләре уңмаган.
Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Петербург тикшерүчеләренә документларын яңадан тергезергә ярдәм итәргә кушкан.


Сугыш михнәтләрен кичергән, югалту ачысын татыган әбине инде картлык көнендә дә язмыш зур сынаулар алдына куйган. Олы яшьтә урамда калу бик авыр хәл. Ярый әле юлында Рәмиз очраган. Ул аны хәзер улыдай якын күрә.

Автор : Каспранова Ләйсән

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: kp.ru

Фото: Moskva.bezformata.com

 

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Leningrad-blokadasin-kicherg-n-100-yashlek-bi-uramda-torip-kalgan-128833/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X