erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Леопольдка кадәр килгән иде

Балаларга юлларда үз-үзеңне  дөрес тоту культурасын кече яшьтән үк сеңдерергә кирәк.

Балаларга юлларда үз-үзеңне  дөрес тоту культурасын кече яшьтән үк сеңдерергә кирәк. Шушы максат белән Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Балалар, әйдәгез, юл йөрү кагыйдәләрен белик!" дигән чара узды. Балалар янына кунакка Леопольд мәчесе килде, ул балаларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, искә төшерергә ярдәм итте. Балалар уен формасында юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен исләренә төшерделәр, шоферлар һәм пассажирлар булып уйнадылар. Чарага Арча районының ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре Э. Г. Мөхәммәтҗанова, А.З. Аглиуллин  килде. Алар балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда җаваплылык, үз-үзеңә ышаныч тәрбияләүдә мөһим роль уйный һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүгә аңлы караш формалаштыра.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X