Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Үлеп терелгән Габдрахман

    Безнең әти сугыштан исән-сау кайтты. Яраланган булса да, ул безнең белән иде. Шуңа күрә без аның белән горурланып яшәдек.

     

    • Габдрахманыңның җырын яздырырга килгәннәр, Миңлебәдәр. Өйдә нишләп ятасың,  урман буена бар. Ирең сукада җырлый-җырлый эшли. Казаннан килгәннәр, - дип, Майтап апа өйгә килгән. Әтинең тавышы бик матур иде. Гел җырлый иде ул. Хәсрәтне күп күргән кеше моңлы була диләр. Бу сүзләр әтигә туры килә.

     Сугыштан кайткач, аңа басу сукаларга  ике ат биргәннәр. Иртүк басуга киткән әтинең моңлы тавышы авыл өстендә яңгырап торган. Җыр тавышы булса, авылдашлар безнең әти икәнлеген аңлаган. Ул башкарган җырны Казаннан килеп, яздырып алып киткәннәр. Ул “Габдрахман” җыры дип атала. Зифа Басыйрова, Лена Бичарина, Таһир Якуповлар  җырны гел җырладылар. “Габдрахман” җыры татар халык җыры дип башкарыла. Әни исән вакытында ул җырның сүзләрен бер дәфтәргә яздырттырды. Ә дәфтәр һаман да саклана, дәфтәрдә җырның сүзләре, ә көе күңелдә саклана, - дип сөйли Рузалия апа Гайфуллина әтисе турында һәм җырның бер куплетын җырлап та бирде. - Сары сандугач баласын, кулларымда сайратам, күрер күзгә матур түгел, Әллә нигә яратам. Әти үзе сүзен чыгарган, шуларны көйгә салып башкарган. Бик моңлы булган ул. Аның моңы безгә дә күчкән.

    Әти, Гайфуллин Габдрахман, 1907 елда Гөберчәк авылында гади крестьян гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә белем алды микән, аларын төгәл белмим. Ләкин укый-яза белә иде. Бөек Ватан сугышына кадәр ул өйләнә, өч баласы туа: Мәдинә, Нурзидә апалар, Габдразак абый. Беренчеләрдән булып әти сугышка китә. Сугыштан кайтканчы берничә мәртәбә яралана. Хәтта берсендә снаряд шартлаган урынга туры килә. Шулвакыт әтинең бер күзе чыга, ләкин өзелеп бетми, бер тамырында күз асылынып кала, борыны чәрдәкләнә, бер як җилкәсе яралана.  Җирдә аунап яткан әтине үлеләр арасыннан аралап алып, госпитальгә җибәрәләр. Шул чакта аңына килгәч, әти күзен тартып ала да, шинель кесәсенә салып куя. Шул күз кесәдә кибеп, шинеле белән бергә туган нигезенә кайта. Күпмедер вакыттан соң әтине кабат сугышка алалар.

    Әти белән авылдашыбыз Ибрай абый бергә сугышкан. Бервакыт болар окопта утыра, ә фашистлар аталар икән. Шунда Ибрай абый: “Әйдә, бәр, бәр”, - дип әйтә икән фашистларга. Чөнки пулялар гел яннарында сызгырып кына торган. “Бисмиллаңны укы, каян чыкан хәл ул?” – дигән әти. “Без коммунистлар”, - дигән дә шул ук урында Ибрай абый һәлак тә булган. Моны әти кайткач әнигә сөйләгән. “Мин белгәннәремне эчтән укыдым, шуның белән генә исән калганмындыр”, - дип сөйләгән ул.

    Әнинең энесе Нигамәт абый белән Сеҗе авылыннан Борһан исемле абый бергә сугышканнар, пленга да бергә төшкәннәр. Аларны Германиягә озатканнар. Берара концлагерьдан качу мөмкинлеге туган. Борһан ага кача алган, ә безнең абый апам биргән кружка калды дип, кире кергән, ләкин чыга алмаган. Борһан ага Минһаҗев исән-сау кайткан һәм абый белән булган хәлне әнигә сөйләгән. Шулай итеп Нигамәт абый сугыштан кайтмаган. Абыйның кызы Венера апаны әби белән әни карап үстергәннәр. Ул апа Караганда шәһәрендә яшәде.

    Әтине бик аз хәтерлим. Чөнки мин кечкенә, сугыштан соң туган бала. Күбрәк әни сөйләгән буенча беләм. Сугыштан кайтканда әтинең эчәгеләренә зур зыян килгән. Хәтта кендеге дә аның янда булган. Кешене исән калдыру өчен ул вакыттагы медицина хезмәткәрләре шулхәтле зур хезмәт куйганнар. Снаряд шартлагач, әтинең эченә эләгә. Госпитальдә ята. Менә шулвакытта аның тышка чыгып таралып торган эчәгеләрен кире эчкә урнаштырып, йөрерлек халәткә китерәләр. Ул сугыштан кайтканда аның гәүдәсендә бер генә таза җире дә калмаган булган. Әз генә эшли башласа, хәле китә. Бераз ял итә дә яңадан эшенә тотына, ди торган иде әни. Авыр хезмәткә ярамагач, әти урманчы булып урнаша. Анда да озак эшли алмый, аның урынына әни эшли. Ә әти өй тирәсендәгеләрне карап тора.Ул арада әтигә бер-бер артлы җиде операция ясала. Ахыргы операцияне әти күтәрә алмый, больницада үлә. Шулай итеп без, алты бала, бик яшьли әтисез калдык. Җитмәсә өебез иске иде. Әтинең ничек булса да яңа йорт төзисе килде. Юк, җитешмәде. Әни алты бала белән тол калгач, тормышны ничек тә алып барырга кирәк иде. Абый Лесхоз урманчылыгына урманчы булып урнашты. Бераз эшләгәч, йорт салу өчен агачлар кайтартты. Шуны буралап, өй итеп күтәрер өчен акча кирәк. Ә колхозда эшләгәнгә акча бирелмәде. Шуңа күрә абый Новосибирск шәһәренә барып, өй җиткезерлек акча эшләргә уйлап, себергә китеп барды. Күпмедер вакыттан соң абыйның хаты килде: “Озакламый кайтам, мин акча тупладым”, - дигән иде. Бер ай көттек, абый юк та юк. Күпмедер вакыттан соң аның үлгәнлеге турында хәбәр килде. Шулай итеп без кабат иске йортта калдык. Әни Гөлнәзирә апаны урманчылык эшенә урнаштырды, ә үзе колхозда эшләде. Урманчы булып апабыз унҗиде ел хезмәт куйды. Хатын-кыз өчен бик авыр хезмәт дип саныйм. Әкренләп абый кайтарткан бүрәнәләрне эшкәрттереп, бура буратып, өйле булдык. Әни иске такталардан булса да чолан да эшләтте.

    Өйдә ир заты булмагач, миңа мич чыгарырга да туры килде әле. Ничәнче еллар булгандыр, хәтерләмим. Күрше авылдан бер миччене чакырттык, килде. Ләкин ул салмыш. Утырган көйгә ул әйтеп тора, мин мич өям. Шулай итеп мичне ахырына кадәр эшләп чыктым. Без бер генә эштән дә куркып тормадык, тырышып эшләдек. Өлкән апабыз Мәдинә урман да кискән, урак та урган. Без авыл башында торабыз. Басулардан җыелган көлтәләрне безнең хуҗалык янына атлар белән төяп алып кайталар иде. Тимер тәгәрмәчле, кабинасыз трактор белән ашлык суга торган агрегатны безнең яндагы басуга алып киләләр. Берничә кеше өстән көлтә салса, кемнәрдер сугылган ашлыкны капчыкларга тутыра. Ашлыкның саламы агрегатның арткы өлешенә чыга. Аны берничә кеше кибәнгә өеп тора. Агрегатны “сложный” дип йөртәләр иде. Мәдинә апа шунда ялгыш бер аягын кыстырды. Ә урманчылык эше безнең гаилә өчен төп эш урыны булды. Чөнки башта әти, аннары әни, Габдразак абый, Гөлнәзирә апа һәм мин күп еллар урманчылык эшендә хезмәт куйдык. Ә Нурзидә апа Арча педучилищесында белем алып, гомер буе укытучы булып эшләде. Бөрлидә апам Казанга китеп маляр һөнәрен үзләштерде.

    Рузалия Гайфуллина утыз җиде ел Лесхоз урманчылыгында эшли. Мактау кәгазьләре, грамоталар аның тырыш хезмәтен яктырта. Мәктәпне тәмамлагач, әнисе Миңлебәдәр апа аны урман буйлатып, мамык шәлгә төреп, урманчылыкка эшкә илтә. Шулвакыттан соң күпме гомер узган. Унике чакрым араны җәяүләп үтү яшьлеге белән сизелмәгәндер. Елның нинди көне булмый: яңгыры, җил-бураны. Шул чорларны үтеп, әтисез үскән кыз авырлыкларга баш ими, үз-үзен яклап эшли һәм гомер кичерә. Иске Масра авылына кияүгә чыгып, гаилә кора. Кызганыч, бүгенге көндә Рузалия апа ялгыз, ире Рафыйк абый вафат.

    Сугышның бар авырлыгын үз күзе белән күреп, аннан исән-сау кайта алган Габдрахман аганың бер кызы бүгенге көндә Лесхоз авылында яши. Ул - Нурзидә апа. Гомер буе балаларга белем биргән укытучы. Мин аның белән дә аралашып, әтисе турындагы истәлекләрен язып алдым.

    -Әти төшкә кадәр өйнең морҗа башын чыгарган, ә төштән соң сугышка чыгып киткән. Әни өч бала белән калган. Күпмедер сугышканнан соң әти яраланып кайта: бер күзе чыга, борыны чәрдәкләнеп, авызы кыйшая. Госпитальдә беркат дәва алгач, аны өйгә кайтарып җибәрәләр. Ләкин озак тормый, аны кабат сугышка алалар. Шулкадәр яралар белән ничек аны кабат сугышка алалар? Кызык та, кызганыч та: бер күзе юк, борыны җимерелгән, авызы кыйшайган, җилкәсе янтайган. Әни әйтә иде: тәмәке тартса, төтене ике күз арасыннан чыга дип. Чөнки борыны чәрдәкләнеп беткән булган, госпитальдә күрәсең борын рәвеше генә ясап кайтарганнардыр дип уйлыйм. Әти кабат сугышка китте. Сугышның эчендә булгандыр. Шундый булмаса, икенче кайтканда аның яраланмаган, тегелмәгән бер генә җире дә калмаган иде. Элеккеге яралары өстенә бу юлы бөтен эчәгеләренә операция ясап кайтаралар. Юан эчәгесе дүрт миллиметр гына өзелми калган булган. Аны ялгап, кендеген янга урнаштырып куйганнар иде.

    Бервакыт безгә күрше авылдан бер солдат килде. Ул: “Иреңне үз кулларым белән күмеп кайттым. Габдрахманың үлде”, - дип, әнигә кайгылы хәбәр җиткерде. Без бу хәбәрне ишеткәч, елаштык. Мин бигрәк елак идем. Әтинең үлеме турында ишеткәч, үкереп-үкереп еладым. Әни шулчак ачуы беләндерме, кайгыдандырмы мине идән астына ыргытты. Мин уянганда караватта ята идем. Күрәсең, елый-елый мин шунда йоклап киткәнмен. Мине идән астыннан алып менеп, караватка салганнар. Әни үз-үзен кая куярга белмәде. Хәбәрен әйткәч, теге солдат чыгып киткән. Шулай итеп без кайгы эчендә калдык. Әнинең соңгы өмете сүнде.

    Сугыш бетте. Авылга берәм-берәм солдатлар кайта башлады. Кемнең генә әтисе яки туганы кайтмасын, барысын да авыл халкы белән бергә каршыладык. И куана идек. Ә өйгә кайткач, елыйбыз, чөнки безнең әтинең үлгәнлегенә кара пичәтле кәгазь килмәсә дә, күптән күрше авыл агае үлде дигән хәбәрен ирештерде.

    Сугыш чорында авылларда әллә ниткән караклар йөрде. Шуңа күрә авыл халкы өй ишекләрен бикли торган булды. Без дә ишекне  бикләп йөрттек. Көз. Тышта пыскып яңгыр ява. Көн болытлы булгангадыр, тышта караңгы тиз төште. Без, балалар, чоланга урын җәеп, тәгәрәшеп яттык. Безнең бик тә әшәке ата казыбыз бар иде. Ишегалдына чит кеше керсә, эт урынына ул ысылдый торган иде.  Берзаман ул ыслый башлады. Ир кеше сөйләшкән тавыш ишетелде: “Аллага шөкер, бәрәңге дә утырткан булганнар”, - ди бу. Без әсәрештек. Ишек шакыдылар. Әни куркынып ишек артында кем булуын сорады. “Ник, мин Габдрахман”, - ди бу тавыш. Без барыбыз да куркып аягүрә бастык. Әни әйтә теге тавышка: “Син нинди Габдрахман? Карактыр, хәзер үк чыгып кит! Габдрахманым үлгән инде. Күрше авылдан бер солдат килеп әйтте”, – ди. Без елаша башладык, нишләргә белмибез. “Мин исән, Бәдәр. Мине үлде дип кем әйтте? Мин яраландым гына. Госпитальдә яттым. Хәзер ярты кеше мин. Син мине кертерсеңме икән? Мин хәзер эшкә дә яраклы түгел”, – ди бу. Әни нишләргә белмичә, аптырап ишекне ачты. Ул вакытта ут юк. Караңгыда бер шәүлә күренде. “Мин инде, мин, курыкмагыз”, - дип кабат эндәште теге шәүлә. Әни якынрак килеп караса, әти икән. “Кертмимме соң! Син исән!” – дия-дия әни әтине кочаклап алды. И, безнең шатланганны күрсәң, сүз белән генә аңлатып та булмый ул вакытларны. Куандык та, сөенечтән елашып та алдык. 1947 ел иде ул.

    Шулай итеп безнең әти сугыштан исән-сау кайтты. Яраланган булса да, ул безнең белән иде. Шуңа күрә без аның белән горурланып яшәдек. Ул әйткәнчә эшкә өйрәндек, аның һәр сүзен тыңладык. Хәтта әти мине русча белем ал дип,  рус мәктәбенә укырга бирде. Ә мин, авыл баласы, бер сүз русча белмим. Нинди русча уку ди ул? Беренче классны авырлык белән булса да бетереп, аннан Гөберчәккә кайтып укыдым. Әти  авыр эшкә яраклы түгел иде. Бер-бер артлы җиде операция ясадылар. Кызганыч, соңгы операция вакытында, 1956 елда, әтиебез вафат булды.

    Без, биш кыз, бер малай үстек. Бик дус-тату идек. Һәрберебез кечкенәдән эшләп үсте.

    Сугыштан соңгы еллар да бик авырлык, юклык, хәерчелек белән үтте. Ашарга ипи юк, бәрәңге дә юк иде бит. Көздән кырда калган, өшегән бәрәңгеләрне язын җыеп, аннан умач шикелле ризык булдырып, шуны аш итеп ашый торган идек. Бер кечкенә генә вакыйга күз алдымнан гомер буе китми. Әнием белән синең әбиең Сәлимә апа бик каты еладылар. Ни өчен дисеңме? Элек басуда эшләүче тракторларга су илтәләр иде. Әни белән Сәлимә апа чиләк-көянтә белән иң ерак басуда эшләүче тракторга су илткәннәр. Кайтышлый басуның бер өлешендә җыелып калган вика күчен күрәләр. Буш чиләкләренә шул виканы тутырып кайталар һәм бер ат караучыга шыпырт кына виканы атларга бирелә торган фуражга алмаштырып бирүен үтенәләр. Ачлык еллары бит. Икесенең дә өйдә балалары бар, ирләре юк. Әз булса да шул фураждан ипи пешереп, балаларына  ашатасылары килгәндер. Ат караучы: “Ярты өегезне сатыгыз да, шул акчага ипи ашарсыз”, - дигән горур кыяфәт белән. Аның әйткән сүзләре әни белән Сәлимә апаны бик нык рәнҗетә, шуңа күрә гарьләнеп елыйлар. Теге абзый виканы атларга ашатса, бернәрсә дә булмас иде югыйсә. Юк, ул заманның әшәке кешеләре дә күп иде шул. Кайнар күз яшьләре белән елаган шул вакыт гел күзалдымда тора.

    Укыганда да авырлыкларга түздек. Түзем, бердәм буын булдык без. Тормыш авырлыгына бирешмәдек. Балаларыбызны да шулай тәрбияләргә тырыштык. Кабат сугышлар булмасын, бала-оныкларыбыз тынычлык илендә яшәсеннәр дип дога кылам.

    Истәлекләрне тыңлагач, интернет аша Зифа Басыйрова башкаруында “Габдрахман” җырын таптым. Тыңлыйм, ә үземнең күздән яшь ага. Гап-гади сүзләр, ләкин мәгънәсе, эчтәлеге хәзерге җырлардан нык аерылып тора. Элеккеге кешенең эчкерсезлеге, тормышка, сөйгән ярына булган мәхәббәте шулкадәр көчле булган, сүзләре белән көе тәңгәл килгән.

    Сугыштан кайтканнар бар, кайтмаганнар бар. Кайтканнары да алган яралардан озак яшәмәгән шул. Кайтмаганнарның бүген дә күпләре хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри. Ә авылдашыбыз башкарган  “Габдрахман” җыры һаман яңгырасын иде.

    Халидә Габидуллина,

    М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

    Җиңүнең 75, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан язылган истәлек.

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: