erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Лесхоз китапханәсе грант откан!

Табигатьне ничек саклап була?

 

Кешелекне борчыган иң кискен мәсьәләләрнең берсе – экология проблемасы. Экологик аңыбызны, культура һәм белем дәрәҗәбезне үстерү, табигый байлыкларга сакчыл караш тәрбияләү бик тә кирәк.  

    Әлеге вәзгыятьне күз уңында  тотып, Лесхоз авыл китапханәсе Үрнәк мәчете белән берлектә Россия Президенты грантлар фонды оештырган “Эко рәвешендә яшәргә” конкурсында катнашты. Балалар һәм яшүсмерләрнең экологик культурасын күтәрү конкурсы иде ул. Проектыбыз безгә җиңү алып килде һәм китапханәбезгә 283 940 сум күләмендә акча бүленеп бирелде.

Эшне   волонтерлар төркеме туплаудан башладык. Алар ярдәме белән балалар һәм яшьләрне дә экологик проектка дәштек.

Проект кысаларында кулланылган батареякаларны, макулатура, дару үләннәре  җыю, урынсыз чүплекләрне бетерү, кошларга җимлекләр булдыру, “Чиста бистә”, “Чиста чишмәләр”, “Агач утырту көне”  кебек акцияләр оештырылды. Лесхоз урта мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары өчен “Урман безнең байлыгыбыз” исемле экологик сәгать үткәрелде. Әлеге чарага Арча урман хуҗалыгы урманчылыры һәм урманны торгызу буенча инженерлар   чакырылды. Очрашуының төп максаты урманчы һөнәренә кызыксыну тәрбияләү, һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, балаларга урман һәм аның байлыклары, урманның изге җир булуын төшендерү иде.

Туган як табигатенә сакчыл караш булдыру, “Кызыл китап”ка кертелгән үсемлек һәм хайваннар турында белемнәрен тирәнәйтү максатыннан мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныф укучылары белән “Кызыл китап балалар күзлегенән” исемле рәсем һәм кул эшләнмәләре бәйгесе  үткәрдек. Элеге бәйгегә 70 тән артык эш килде. Рәсемнәр, табигый материаллардан ясалган эшләнмәләр  барысы да балаларның күңел җылысы кушылып башкарылган иде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Безнең җирлектә яшәгән Җамалиевлар, Шәвәлиевлар, Мосуновлар, Низамиевлар, Габдрахмановлар кебек урманчылар династияләре белән очрашулар үткәрергә җыенабыз. Шулай ук табигатне өйрәнү, саклау буенча  белемне арттыра торган уеннар, шигырь бәйгеләре, флешмоб, акцияләр  һәм тагын бик күп төрле чаралар үткәрәчәкбез. Кош оялары ясаячакбыз, Күлтәс һәм Казансу елгаларының яр буйларын ныгыту өчен агачлар утыртачакбыз.    

      Проект кысаларында китапханәбез фонды экология темасына берсеннән берсе кызыклы, мавыктыргыч китаплар белән баетылды. 

Проектыбызны тормышка ашыруда  ярдәм күрсәткән Үрнәк мәхәлләсе мәчете мөфтие Илдус хәзрәт Солтановка, Арча урман хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллинга, Лесхоз урта мәктәбенең директор урынбасары, мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Фирая Гайнановага, укытучыларга, Үрнәк балалар бакчасы коллетивына, җитәкчесе Хиндия Шәяхмәтовага, Арча агросәнәгать көллиятенең директор урынбасары Эльмира Гаяновага зур рәхмәт.

Раушания Шәймуллина, Лесхоз авыл китапханәсе мөдире.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X