Лесхоз мәктәбендә ветеран укытучылар белән очрашу булды
Лесхоз мәктәбендә матур очрашу булды! Ветеран укытучылар Равия Емельянова белән Алия Степановага 85 яшь тулу уңаеннан үзләрен мәктәпкә кунакка чакырдылар
Арчадан без район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина һәм Россия пенсионерлар берлегенең райондагы бүлеге рәисе Руфия Баһаветдинова белән бардык. Мәктәп укучылары кунакларны матур итеп каршы алдылар.
Очрашуны Лесхоз мәктәбе директоры Васыйл Шакиров ачып җибәрде. Матур котлаулар дәвам итте. Лесхоз җирлеге ветераннар советы рәисе Равил Фатыйхов юбилярлар җилкәсенә ак ефәк шәл салды. Ак шәл бөркәнгән апалар чәчәкләр арасында тагын да нурланып, балкып киттеләр...
Очрашу концерт номерлары белән аралаштырып барылды. Һәр чыгышны яратып карадык.
Балаларыма рәхмәтле
– Әти сугышка киткәндә әни өч кечкенә бала белән калган, – дип сөйләде Үрнәктә туып-үскән Алия Степанова. – И-и, авыр вакытлар... Агач кискәндә әнигә пычкы башын тотарга кеше юк. Без өшегән бәрәңге, кычыткан, башка төрле үләннәр ашап үстек. Педучилищены тәмамлаганнан соң, Арча районының урыс авылы Яңа Ключище җидееллык мәктәбенә укытырга җибәрделәр. Рус теле һәм әдәбиятыннан укыттым. Беренче дәрескә кергәннәрем хәтердә. Ничектер балалар гәүдәле, эре кебек. Ә мин гәүдәгә җиңел генә, җыйнак кына бер кыз. Шунда уңайсызланганнарым. Менә шулай башланды мәктәптә укытулар. Мин анда 19 ел укыттым. Аннан соң Лесхоз мәктәбендә 17 ел эшләдем. Шулай итеп, хезмәт стажым 36 елга җыелды. Без яңадан Лесхозда бергә үскән дус кызым Равия белән очраштык. Минем тормышымда иң мөһим кеше ул. Мин бүген әһәмиятле вакыйга – сугышта һәлак булган әтием Шәриф Хафизовның җирләнгән урыны – туганнар каберлегенә барганны да әйтмичә кала алмыйм. Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан 2015 елда Воронеж өлкәсенең Россошанский районы Новая Колитва авылындагы туганнар каберлегенә бардык. Улым Равил белән киленем Гүзәл алып барды. Әти күмелгән туганнар каберлегендә булу күңелдә искиткеч хис-тойгылар уятты, аны сөйләп-аңлатып бетереп булмый. Мин балаларыма бик рәхмәтле. Алар мине кадер-хөрмәттә яшәтә.
Алия Шәриповна 1940 елның 12 мартында гаиләдә өченче бала булып туа. Әтисе Шәриф Хафизов урман хуҗалыгы инженеры була. Әнисе Зәкия Лесхоз мәктәбен җыештыра. Апасы Гөлзар (1936 елгы) һәм абыйсы Ронза (1939 елгы) инде мәрхүмнәр. 1941 елда әтиләрен сугышка алалар. 1942 елда һәлак булды дигән хат килеп төшә. Башлана әтисез, ярым ятим авыр тормыш. Педучилищены тәмамлап, Яңа Ключище авылында укытканда күршедәге Пүчинкә-Поник авылы егете Рәвис Степанов белән таныша. Рәвис авылның атаклы гармунчысы. Өйләнешәләр. Өч балалары туа: Равил, Лилия һәм Һиндия. 1978 елда Лесхозга күчеп киләләр. Рәвис урман хуҗалыгында хуҗалык эшләре буенча мөдир, тәэмин итүче булып эшли. Ә Алия Шәриповна мәктәптә рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. Балаларның олысы – 1961 елгы Равил эшмәкәр, Казанда яши. Лилия Казанда кибетче булып эшләп, лаеклы ялда. Һиндия Лесхоз балалар бакчасы мөдире. “Абый Равил электән әти белән әнине карап торды, – дип сөйли кызы Һиндия ханым. – Өйгә ремонт ясап, кирәкле әйберләр белән тәэмин итеп, әниләрне концерт, театрларга, санаторий, хастаханәләргә йөртеп, ихтирам итеп, кадер-хөрмәттә яшәтте һәм яшәтә. Безне дә. Әти 2019 елда мәрхүм булды. Апай Лилия дә Казаннан әни янына еш кайта, күбрәк әни белән дисәң дә була. Әни 40 ел кайнана (Гайшә) белән килешеп яшәгән кеше. Матур яшәделәр”.
Кемнең андый дусты бар әле!
– Минем иң якын дустым менә монда утыра – Равия, – дип сөйләде очрашуда Алия Шәриповна. – Без аның белән бер елны – 1940та, бер айда – мартта туган кызлар. Бер ишегалдында үстек, бер класста укыдык. Миңа гомерлек менә дигән иптәш кыз булды ул! Якты кеше! Арча педучилищесында бергә укыдык. Лесхоздан педучилищега кадәр җәяү йөрер идек. Берьюлы тракторга Арчага барырга төялгәннәр. Ә Равия мин юк дип тракторга утырмый калган. Менә, нинди иптәш ул, кемнең андый дусты бар әле?! Шуннан мин килеп җитеп, Арчага җәяү киттек. Мин бүгенге көндә бик бәхетле кеше. Иртән йокыдан уянуга көн яктылыгын күреп куанам, димәк, мин исән-сау, тәрәз янына киләм, ә анда кошлар сайрый, чыркылдаша, алар минем чыкканны, җим салганны көтә, карашымны ераккарак төбим, ә анда бәс сарган агач ботаклары миңа хәерле иртә телиләр – бәхет түгелмени бу! Безнең яшьтә бу бик зур бәхет, мин хәзер сөенә, булганның кадерен белергә өйрәндем. Дөрес, тормышта төрлесе була, әмма безгә комачаулаган, кәефне төшергән нәрсәләрне куарга һәм уңай тәэсир итүче сәбәпләрне – яхшы кешеләр, уңайлыкларны күрә һәм саклый белергә кирәк. Күршем, шулай ук биредә утыручы ветеран Люся белән (Людмила Яковлевна, китапханәче һәм мәктәп интернатында тәрбияче булып эшләгән) бик дус яшибез. Люс, дип дәшүгә, ул киләм, киләм, дип каршыма чыга. Мондый күршең булу шулай ук бәхет! Аннан соң без Люся белән Равиянең килгәнен көтәбез. Безнең тормыш менә шундый.
Иң зур бүләк – укучыларның һәм әти-әниләрнең рәхмәте
Алия Шәриповна 1940 елның 12 мартында туса, дус кызы Равия Һидиятовна 1940 елның 18 мартында дөньяга килә. 1941 елның 24 июнендә Равиянең әтисе Һидиятулланы сугышка алалар. Өч бала белән калган әниләрен (Зәйтүнә) кайнатасы Зиннәтулла үз гаиләсенә ала. Менә булалар унике. Зиннәтулла бабалары 1944 елда вафат була.
“Сугыш бетә. Без гаиләдә барыбыз да исән калдык, – дип яза истәлекләрендә Равия апа. – Әти “ГАЗ-ММ” машинасында Берлинга кадәр барып җитә, Җиңүне Берлинда каршылый. 1945 ел ахырында туган ягына исән-сау әйләнеп кайта. 5 ел эчендә Үрнәктә йорт салып чыга. Әни белән биш бала үстерәләр”.
Равия педучилищены тәмамлагач, биш ел Түбән Аты башлангыч мәктәбендә рус теленнән укыта. Читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый. 1963 елда үзенең туган Лесхоз мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан укыта башлый. 37 ел эшләү дәверендә интернатта, озынайтылган көн төркемендә тәрбияче, башлангычлар, рус теле һәм әдәбияты, география, музыка укытучысы булып эшли, завуч, директор да булып ала.
“Лесхоз мәктәбенә 12 авылдан килеп укыйлар иде. Авылларга җәяү яки ат белән барып, ата-аналар җыелышларын үткәрәбез. Класс-та 37шәр бала укыган чаклар була, – дип сөйли Равия ханым. – Балаларга, оныкларга куанып яшим. Дус кызларым белән аралашам, укырга яратам. Миннән нинди бүләкләрең бар, дип сорыйлар. Бүләкләрем күп. Шуларның иң зурысы – мин укыткан балаларның һәм ата-аналарның рәхмәте. Бер генә мисал. Бервакыт студент улым кайтты да болай ди, әни, синең укучың сәлам әйтте, ул горурланып, мине Равия Һидиятовна укытты, мин Бимәрдән Паранин Миша булам, диде. Әнә шулай онытмаулары, хөрмәт белән искә алулары – бу минем иң зур бүләкләрнең берсе. Лесхоз мәктәбенең уңышлары, ә алар аз түгел, бу бердәм коллективның – укытучыларның зур хезмәте, балаларның тырышлыгы һәм әти-әниләрнең рәхмәтле була белүләре”.
– Безнең әни Равия Һидиятовна да, Алия Шәриповна да – икесе дә ирләреннән уңган кешеләр, – дип сөйли Равия апаның кызы Эльмира ханым. – Безнең әти (Альберт) Балтачта туган. Әтисен – бабайны (Сергей Емельянов) Лесхозга училищега баш бухгалтер итеп билгелиләр. Шуннан болар Лесхозга күчеп киләләр. Әти белән әни 1964 елда өйләнешәләр. Әти алтын кеше иде. Иртән иртүк торып мичкә яга. Без йокыдан торганда инде өй җылы була. Өйнең диварында келәм урынына сәяси дөнья картасы эленеп тора. Телевизордан күрсәткән шәһәр, елгаларны әти картадан күрсәтегез әле, кайда алар дип әйтүгә без карта янына йөгереп килеп, эзләп табып күрсәтә идек. Авылда кинотеатр бар иде. Кинофильмның беренче сериясен карап, әни өйгә кайта, өйдә балалар – без бар бит, икенче сериясенә әти китә. Аннан бер-берсенә фильмның эчтәлеген сөйлиләр. “Роман-газета” алалар иде. Әни кухняда ашарга пешерә я савыт-саба юа, ә әти “Роман-газета”ны кычкырып укый. Без шулай әти-әни үрнәгендә тәрбияләндек. Әти гомер буе училищеда укытты. Без гаиләдә өч бала. Эдуард Түбән Камада инженер-химик, Руслан авыл хуҗалыгы институтының механика бүлеген тәмамлады, Казанда эшли, авылда гаиләсе белән әни янында яши, мин педагогия институтының филология факультетында укыдым. Әти 78 яшендә китеп барды... Әни белән матур гомер кичерделәр.
...Геройларымны яратып яздым. Алар минем күңелемдә дә якты эз калдырдылар. Балалары, оныклары да сокланырлык. Алия апа һәм Равия апа, тормыш сезнең кебек кешеләр белән күркәм! Исән-сау булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев