erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Лесхоз мәктәбендә ветераннарны котладылар

Бик матур очрашу булды.

Лесхоз мәктәбендә, ай-яй, матур очрашу оештырдылар. Ветеран укытучылар Равия Емельянова белән Алия Степановага 85 яшь тулу уңаеннан үзләрен мәктәпкә кунакка чакырдылар. Арчадан без район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина һәм Россия пенсионерлар берлегенең райондагы бүлеге рәисе Руфия Баһаветдинова белән бардык. Мәктәп укучылары кунакларны матур итеп каршы алдылар. Очрашуны Лесхоз мәктәбе директоры Васыйл Шакиров ачып җибәрде. “Лесхоз мәктәбе урта мәктәп булып 1960 елда эшли башлаган, - дип сөйләде ул. – Быел урта мәктәпкә 125 ел була. Һәм быел ил белән Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел. Сугыш башланыр алдыннан 85 ел элек безнең укытучы ветераннар Равия Идиятовна белән Алия Шәриповна туган. Алар иң авыр вакытта сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда үскәннәр. Без сугышта катнашкан ир-егетләрнең балалары, күршеләре, авылдашлары. Аларның кайсының аягы, кулы юк иде... Алар бар да герой, чөнки сугышта катнашкан кешеләр. Бүген хәрби операция зонасында ике хезмәттәшебезнең уллары Ринат һәм Марсель катнаша. Алар исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар иде. Равия Идиятовна белән Алия Шәриповна, сезне юбилеегыз белән котлыйм! Балаларыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә матур гомерләр телим!”. Лесхоз ветераннар советы рәисе Равиль Фатыйхов ветераннарны матур итеп котлап, иңнәренә ак шәл салды.

Очрашу концерт номерлары белән аралаштырып барылды. Тулырак иҗеп район газетасында язарбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре