erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Лесхоз урта мәктәбе укучыларының фәнни-тикшерү эшләре буенча җәмәгать тыңлаулары узды

Алар Казансу елгасы һәм аның кушылдыкларын өйрәнү буенча фәнни-тикшерү эшләре башкарган.

Арча район хакимиятендә Лесхоз урта мәктәбе укучыларының фәнни-тикшерү эшләре буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Илшат Галимуллин, Эльвира Вафина, Лесхоз урта мәктәбе директоры Васыйл Шакиров һәм әлеге темага кагылышы булган оешмалар вәкилләре катнашты. Җәмәгать тыңлауларына Лесхоз урта мәктәбе укучылары әзерләгән Арча районы территориясендә Казансу елгасы һәм аның кушлыдыкларын өйрәнү буенча фәнни-гамәли эшләр чыгарылды.

Лесхоз мәктәбе укучыларының бу экология темасына кагылышылы беренче генә эшләре түгел.  

“Безнең укучыларыбыз экология белгечләре белән берлектә ел саен төрле фәнни-тикшерү эшләре башкаралар, – дип билгеләп үтте Лесхоз мәктәбе директоры Васыйл Шакиров. – Бүген сезнең игътибарга тәкъдим ителәсе эшләр турыдан туры район эшчәнлегенә кагыла. Барлык эшләр дә мәктәп укучыларының А.Терентьев исемендәге XXIX Идел буе фәнни экологик конференциясендә лаеклы бәяләнде. Ике эш җиңү яулады, бер эшебез өченче урын алды”.

“Экология” илкүләм проекты кысаларында Иделне саклау буенча федераль проект эшли. Казансу – Иделнең сул як кушылдыгы. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанда Казанка  елгасының экологик халәтен яхшырту буенча проект гамәлгә ашырыла. Әлеге эшчәнлек кысаларында 2022 елда Лесхоз урта мәктәбе укучылары Казансу елгасы һәм аның кушылдыкларын өйрәнү буенча фәнни-тикшерү эшләре башкарган.

Тугызынчы сыйныф укучысы Зөләйха Хафизова Ия елгасы агымына диффуз пычрануның йогынтысы турында чыгыш ясады. Ия – Казансу елгасының уң як кушлыдыгы. Зөләйха Бөтенроссия бәйгесенең Татарстан буенча төбәк этабында җиңү яулаган. Хәзер ул Бөтенроссия этабында Арча районы буенча эшләгән фәнни эше белән Татарстан данын яклап катнашачак. Узган елның февраль аеннан декабрьга кадәр ул Ия елгасының өске, урта һәм кече агымында күзәтүләр башкара һәм елгага агучы төрле матдәләр, органик матдәләр, минераль азот, минераль фосфорның еллык концентрациясен исәпләп чыгара. Җәмәгать тыңлауларында Зөләйха, төгәл саннар китереп, чыгыш ясады.

Тугызынчы сыйныф укучысы Камил Әхмәтов “Чәчүлектә туфракның сулыш алу күрсәткечләре” дигән темага чыгыш ясады. Ул Үрнәк җирлегендә төрле культуралар чәчелгән һәм парга калдырылган басуларда туфракның сулыш алу күрсәткечләрен өйрәнгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Унынчы сыйныф укучысы Марсель Якупов агымны көйлүче чаралардан соң Казансу елгасында төрле матдәләр күрсәткечләре буенча чыгыш ясады. Фәнни-тикшерү эше барышында ул соңгы биш елдагы үзгәрешләрне күрсәтте.

Һәр чыгыш фикер алышулар белән үрелеп барды. Чыгыш ясаучылар җәмәгать тыңлауларында катнашучыларның сорауларына тулы җаваплар бирделәр. Файдалы киңәшләр, тәкъдимнәр дә яңгырады.

Ахырдан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина эчтәлекле чыгыш ясаган укучыларга рәхмәт әйтте, киләчәктә яңа уңышлар теләде. Лесхоз мәктәбе укытучысы Сәлимә Корбанова, үз чиратында, тикшерү эшләре башкарган вакытта район башкарма комитеты, ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итүләрен билгеләп үтте һәм күрсәткән ярдәмнәре өчен һәркемгә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X