erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үлгән хатыны белән өч ай яшәгән

Пермьдә хатынын үтерүдә шикләнелүче ирне хөкем иткәннәр.

Тикшерү версиясе буенча, 40 яшьлек ир хатынын үзләре яшәгән коммуналь фатирларында үтергән. Зур җинаять кылганын аңлагач, ул үз-үзенә кул салырга теләгән, тик булдыра алмаган. Нишләргә дә белмичә, хатынының мәете белән өч ай яшәгән. Көннән-көн таркала барган мәетнең исе чыкмасын өчен, янына вентилятор куйган һәм тараканнарны куркыту өчен кер порошогын сипкән.


Мәрхүм хатынны туганнары югалткан.Телефонын алмагач, полициягә мөрәҗәгать иткәннәр. Аларның үтенече буенча полицейскийлар ишекне ватып кереп, мәеткә тап булганнар. Ә ире, мин үтермәдем, үзе үлде, дигән.


Экспертлар хатынының үлеменең ике тапкыр башына тупас предмет белән сугылу нәтиҗәсендә килеп чыгуын ачыклаган. Шикләнелүчене РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсе («Аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян салу») буенча хөкем итәләр.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Автор : Каспранова Ләйсән

Чыганак: 59.ru

Фото: стоп-кадр видео / телеканал «Рифей-Пермь»

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/lg-n-hatini-bel-n-ch-ay-yash-g-n-162707/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X