Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Әлифба» авторларына язмыш бәхетне дә, сынауларны да өеп биргән

    Үзләреннән якты эз калдырган, күркәм эш-гамәлләре белән сокландыр­ган олуг затлар санап та бетергесез безнең Арча якларында.

     

    Шулар арасында татар мәгарифенең якты йолдызлары, барыбызның да беренче китабы булган «Әлифба»ның авторлары – Рәмзия апа Вәлитова белән Сәләй ага Вагыйзов та бар. Бу галим-педагоглар үз гомерләрендә 40тан артык мәктәп дәреслекләре, фәнни эчтәлекле китаплар, методик кулланмалар бастырып чыгардылар, йөзләгән мәкаләләр яздылар.

    Без бу көннәрдә «Әлифба» авторларының берсе Рәмзия апа Вәлитованы, тууына 105 ел тулу уңаеннан, зур хөрмәт белән искә алабыз.

    Рәмзия апа Вәлитова Башкортстаннан. Җиде яшеннән ятим калып, Эстәрлетамак балалар йортында тәрбияләнә. Ятимлек ачысын татып, эшкә күнегеп үскән кыз белемгә омтыла. Башта Эстәрлетамак педагогия техникумын тәмамлап, башлангыч мәктәпләрдә эшли. Аннан соң Казан педагогия институтына укырга килә. Монда үзе кебек үк ятим, шигъри җанлы, ашкын йөрәкле Сәләй Вагыйзовны очрата. Матур гаилә коралар, Арча педагогия училищесына килеп эшкә урнашалар.

    Язмыш аларга бәхетен дә, сынауларны да өеп бирә. Сугыш башлана. Завуч булып эшләгән Сәләй ага фронтка китә, ә аның урынын Рәмзия апа алмаштыра. Көн дә хәбәр көтеп, иренең исән кайтуын өмет итеп яши ул. Әмма өметләр тиз генә акланмый. Сәләй ага Харьков тирәсендә чолганышта калып, әсирлеккә төшә. Аннан котылгач, бер гаепсезгә, ун елга Печора лагерена сөрелә. Рәмзия апа, балалары белән, ике мәртәбә ире янына бара. Әмма бу сәяхәтләрнең ахыры аянычлы була: аны «халык дошманы» белән очрашуда гаеп­ләп, эшеннән куалар.

    Реклама

    Сәләй ага, сабыйларны саклап калу ниятеннән, Рәмзия апага үзеннән баш тартырга киңәш итә. Әле аннан соң да бары зур урыннарда эшләгән дуслары ярдәмендә генә яңадан эшкә урнаша ала. Рәмзия апа шул көннәрдән алып 1969 елга кадәр Арча педагогия училищесында татар теле, әдәбияты һәм методикасы укыта. СССР халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемнәргә лаек була. «Ана телебезнең байлыгын аңлатуга чамадан тыш күп көч куйды. Әдәби хезмәт өчен һава кебек кирәкле тел нечкәлекләренә беренче ныклы нигезне без аңардан алдык», – дип яза халык язучысы Гариф Ахунов аның турында. Сәләй ага исән-сау әйләнеп кайткач, хезмәт юлын бергәләп дәвам итәләр.

    60нчы елларда мәгариф өлкәсендә шактый зур үзгәрешләр башлана. Заман таләбенә туры килгән дәреслекләр бас­тыру сорала. Рәмзия апа белән Сәләй ага да бу эшкә алыналар. Алар татар халкы мәгарифе тарихында булган барлык әлифбаларны, шулай ук тугандаш халык әлифбаларын барлап, өйрәнеп чыгалар. Күп көч, зур тырышлык куеп, яңа «Әлифба» туа. 1965 елда әлеге «Әлифба» сабыйлар кулына килеп ирешә. Бу «Әлифба» Татарстан Мәгариф министрлыгы уздырган дәреслекләр бәйгесендә II урынга лаек була, ә иң яхшы китапка уздырылган Бөтенроссия бәйгесендә «Әлифба» авторлары диплом белән бүләкләнә. 1965 елдан бирле «Әлифба» 42 тапкыр басылып чыга.

    Рәмзия апа һәм Сәләй ага көче белән 40тан артык фәнни хезмәт языла. Башлангыч сыйныфлар өчен туган тел һәм татар теле дәреслекләре, аларга методик кулланмалар, дидактик материаллар әзерлиләр һәм аларны гел яңартып торалар. Барлык хезмәтләре өчен авторларга Каюм Насыйри премиясе бирелә.
    Рәмзия апа белән Сәләй аганың укучылары арасында танылган укытучылар, дәүләт эшлеклеләре, язучылар бар. Аларның һәркайсы бу галимнәрне бик еш искә алалар, үзләренең олы хөрмәт хисләрен җиткерәләр. Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә оештырылган «Әлифба» музее да – аларның хезмәтенә зур бәя. Гомумән, алар «Әлифба»сы белән укырга-язарга өйрәнгән һәрбер кеше бу галимнәргә олы рәхмәтле.

    Фәридә Гайфуллина, филология фәннәре кандидаты,
    Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте.

    http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/bernich-buynga-belem-birgn-lifba-avtorlaryna-yazmysh-bkhetne-d-synaularny-da-ep-birgn

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: