erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Лилия бәби көтә, тик табиблар аңа аборт ясатырга киңәш итә

Танылган шәхес Лилия Тимергалиева, табиблар кисәтүенә карамастан, бала табарга тели. Аңа, әлбәттә, һәръяклап ярдәм вәгъдә итәләр.

«Ул үз бәхетен, ирен, гаиләсен Аллаһтан сорап алды. Әгәр дә сәламәт бала тапса, бу мөмкинлекләре чикләнгән башка кешеләр өчен чын үрнәк булачак», — дип сөйләгән «Ярдәм» мәчете имам-хатибы Илдар Баязитов.
Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева балага узса да, бу шатлыклы вакыйга бер үк вакытта хәвефләнү өчен сәбәп булган.


Илдар Баязитовның сүзләренә караганда, хатын-кызлар консультациясендә табиблар Лилиягә аборт ясарга тәкъдим иткән. Әмма йөклелекнең инде 13нче атнасы узган.
— Бу - беренчедән. Икенчедән, табибларның аңа зур игътибар белән карауларын телибез, чөнки бу чыннан да зур могҗиза! Без табибларның инвалидтан куркып, җаваплылыкны үз өстенә алырга куркып, аннан болай гына читләшмәвен телибез, - ди Илдар хәзрәт. - Әгәр кирәк икән, аңа бала тәрбияләүдә, аны карауда булышырбыз, киләчәктә аны озатып йөриячәкбез, чөнки „Ярдәм“ — безнең уртак гаиләбез! - ди ул.

Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева бала табу турында карар кабул иткән. Шагыйрә үзенең авырлы икәнлеген ике ай ярым вакыт узгач белүен сөйли.

Аның сүзләренә караганда, табиблар балага аның авыруы генетик рәвештә күчәргә мөмкин дип курка. Табиблар, чыннан да, аңа йөклелекне өзәргә тәкъдим иткән.

— Әлбәттә, алар үз киңәшләрен бирде. Мин алар белән тулысынча килешәм, тик ана булу хисе... Мин йөклелекне өзүдән баш тартырга булдым... Табиблар моны минем бердәнбер мөмкинлегем дип аңлады, һәм мине йөклелек дәвамында озата барырга, тикшерүләр үткәрергә һәм баламның гомере саклансын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тәкъдим итте, — дип сөйли Тимергалиева табибларның теләкләре турында.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=28234

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X