erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Лилия Муллагалиева ковид белән авырганмы?

Җырчы, дүрт бала анасы Лилия Муллагалиева үзенең чирләп китүе, коронавируска антитәнчекләр барлыгын-юклыгын ачыклар өчен тест ясатуы хакында инстаграм битендә хәбәр иткән иде.

Чираттагы язмасы янә шул хакта.

«Бүген, ниһаять, шәһәргә чыктым. Чирнең кайсы да җиңел түгел... Ә бу вирус бөтенләй кешенең яшәешен астын өскә китерә. Кем белән сөйләшә башласаң да бер тема - вирус. Үземдә тәгаен ковид булдымы-юкмы икәнен белмим. «Антитела»га биргән анализ юк дип күрсәтте, әмма ис, тәм югалу, тән авырту, йөткерү, температураның 39 булуы, тиз арада икеяклы пневмония ясалу шул вирусны кузаллата. Бу ниндидер арттырып сөйләнә торган чир түгел. Элегрәк кайдадыр еракта булган хәлләрне ишетсәк, хәзер үзебез, үзебезнең яндагылар авырый. Иң мөһиме, паникага бирелмәскә, тиешле даруларны, витаминнарны тулаем эчеп, кешеләр белән очрашмаска тырышырга кирәк. Үз көчегезгә күбрәк ышаныгыз! Табибларны көтеп ятасы түгел. Алар үлә башлагач кына алып китәләр. Мин моңа үзем инандым. Яңалыклардагы саннар, статистика - бар да ялган. Тест унай күрсәтәме, күрсәтмиме - эш анда түгел. Ничек тә дарулар белән бу авыртудан исән калырга!

Шунысы куркыта: кешелек дөньясының чирләр папкасында тагын бер әшәке чир пәйда булды»,- дип язды ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Чыганак:intertat.tatar

Фото:yandex.ru

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/T-gaen-kovid-buldimi-yukmi-ik-nen-belmim--mma-344202/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X