erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиеваны Мәскәүгә алып киткәннәр

Шагыйрә Лилия Тимергалиеваның бәби көтүе турындагы күңелле хәбәрне җиткергән идек инде.

Лилия социаль челтәрләрдә үзенең Мәскәүгә китүе, ә иң мөһиме туачак сабыеның сәламәт булуы турында язган. Лилия безгә яңарак кына Мәскәүгә килеп җитүен, әмма әлегә сөйләшә алмавын әйтте.

Лилиянең бала көтүен белгәч, табиблар консилиум җыйды. Аңа йөклелекне өзәргә дә киңәш иттеләр. Тик Лилиянең карары нык булды: ул сабыйны табачакмын, дип өздереп әйтте. “Менә сынаулар ае да узып китте. Безне консилиумнарда йөклелекне өзәргә кирәк, дип куркыттылар. Бу котылгысыз хөкем карары кебек яңгырады. Хәзер Мәскәүгә реамобильдә барганда да аңлыйм, ирем белән ансат юлны сайламадык. Тормышыбызда да шулай. Иремнең мине хатыны буларак сайлавы шуңа дәлил. Куркуга карамастан, без тормышны сайладык һәм мин аз гына да икеләнмим. Хәзерге вакытта балабыз тулысынча сәламәт – бу бәхет түгелме? Бик аз гына вакыт калды, без, иншаллаһ, сабыйның елмаюын, елавын күрербез, әти-әни булу минутларын сизәрбез. Алла теләсә! Безнең өчен догада торыгыз, сезнең ихлас догаларыгыз кирәк безгә. Без барысы да яхшы буласына ышанабыз”,- дигән ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/liliya-timergalievany-reamobild-mskg-alyp-kitknnr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X