Псков өлкәсе Великие Луки шәһәренең 7нче мәктәбендә укучы 13 бала тантаналы линейка вакытында аңын югалткан.
Өлкәнең мәгариф комитетында хәбәр итүләренчә, линейка вакытында төрле сыйныфта укучы 13 бала үзен начар хис иткән. Аларның өчесе авыр хәлдә, башкаларының хәле уртача бәяләнә. Хәзерге вакытта бу хәл буенча тикшерү эшләре бара.
Узган тәүлектә Великие Лукида яшәүче бер кеше суда хлор күп булуын һәм ваннадан чыккан баласының хәле китүен хәбәр иткән.
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/alla-saklasyn-lineyka-vakytynda-13-ukuchy-ayn-yugaltkan
Нет комментариев