erid:2VtzquqpS7d
Лотерея уенында Ильяска телевизор чыкты
Арча яңалыклары

Лотерея уенында Ильяска телевизор чыкты

Молодец, Ильяс!

Арча Сабантуенда 2005 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында, 12 үлчәү категориясендә батырлар билгеләнгәч, алар арасында лотерея уйнатылды.

Төп приз телевизор - 40 кг лы үлчәү авырлыгында җиңүче булып калган  Искәндәров Ильяска насыйп булды.

Ильяс Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе укучысы, тренеры Фәнил Һидиятуллин. Ул - күп тапкырлар Арча районы һәм районара турнирлар чемпионы, Арча районы җыелма командасы составында Татарстан беренчелекләрендә катнашкан, өметле көрәшче.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев