erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үләр алдыннан Айнур Ришат Төхвәтуллин белән сөйләшкән

Җырчы күз яшьләрен тыя алмый.

Күренекле баянчы, музыкант Айнур Фатыйховның соңгы чыгышы 11 октябрьдә Республика көненә багышланган концертта булган. Хәле начар булган, аңын югалткан, әмма сәхнәгә чыккан. 13 октябрь ул вафат булды.

"Азатлык" аның үлеме сәбәпләрен ачыкларга тырышкан. Айнур Фатыйховның соңгы чыгышы җырчы Ришат Төхвәтуллин белән Уфада Республика көне концертында булган. Ул анда ук авыру булган. Ашыгыч ярдәм чакыртканнар, әмма, аңын югалтып егылса да, сәхнәгә чыккан. Ришат Төхвәтуллин "Азатлык" белән сөйләшкәндә яшьләрен тыя алмый. Баянчы үләр алдыннан гына Ришат аңа шалтырткан. Аның сүзләренә караганда, ул нервланган, нидер сөйләгәне дә аңлашылмады, температура галәмәтедер дип кенә уйладым, дигән ул "Азатлык"ка.

"Айнур безнең төркем баянчысы иде. Концерт башланыр алдыннан ук көчкә аякта басып торды, температурасы югары иде. Гармун зур, аны көчкә күтәрде. Чыкмыйсың, дидем үзенә, әмма ул: "Үлсәм үләм, әмма сәхнәгә чыгам, артист кеше нинди генә хәлдә булмасын, тамашачы каршына чыга", - дип кырт кисте.

Сәхнәгә чыкты – елмая, сикерә. Аннары гримеркага керде дә егылды, аңын югалтты. Ашыгыч ярдәм чакырдык, ул укол кадады да китте. Авырый иде Айнур. Аның кебек виртуоз баянчы дөньяда унлап кына кеше. Холкы да төрлечә иде, әмма таланты аркасында күз йома идек. Ел ярым бергә эшләдек. Һәм ул безне бервакытта да авыр хәлгә калдырмады, төннәр буена көйләр, аранжировкалар ясый иде. Үзен кызганмыйча яшәде. Ичмасам, бер генә исем, дәрәҗәсе дә юк иде бит аның. Бер кешегә начар сүз дә әйтми иде, позитив, тәрбияле иде. Үзен үзе бетерде, җанын биреп эшләде, янып эшләде. Мәскәү, АКШ музыкантлары да аны чакырды, әмма, миңа милли көйләр уйнау кадерлерәк, дия иде.

Кичә сишәмбе көнне шалтыраттым, кәефе начар, ярты сүзен аңламадым, температура аркасында саташа дип тә уйладым. Аннары бер сәгатьтән соң ул өзелгән.

"Азатлык" мәрхүмнең абыйсы Илшат Фатыйхов белән дә сөйләшкән. Ул моргка баруын, үлеме турында таныклык алып йөрүен әйтте. Үлем кәгазендә "COVID-19" дип язылганын әйтте. Баянчы бүген, 15 октябрьдә, шәһәрнең Көньяк зиратында җирләнәчәк. Җәсәде ачылмаячак. Бу –​ иминлек таләпләре.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Азатлык" чыганакларына ярашлы, Айнур озак вакыт медицина ярдәме көткән, ашыгыч ярдәм машинасы килмәгән. Югары температурага, авыртуга түзә алмыйча ул үзенә кул салган.

Җирләүгә Айнурның әти-әнисе килә алмаячак. Танылган музыкант Халит Фатыйхов хатыны, танылган җырчы, нәфис сүз остасы Лилия Фатыйхова белән атна-ун көн инде коронавирустан Уфаның 4нче шәһәр хастаханәсендә дәваланалар. Алар карантинда, чыгарга ярамый. Озак еллар дәвамында гаилә дуслары булган танылган җырчы Фәдис Ганиев, Айнурга вакытында ярдәм күрсәтә алмаганнар бугай, дип сөйләгән. Аның туганнары арасында да COVID-19 зәхмәтен эләктереп ятучылар шактый дигән.

Галим, "Рамазан" мәдәни-мәгърифәт оешмасы башлыгы Марат Шәрипов, Айнур барыбызның да күз алдында үсте, шуңа аны югалту һәрбербез өчен авыр кайгы, дип сөйләгән "Азатлык"ка. Ул да танышлар, туганнар арасында коронавирустан авыручылар күп дигән, дип яза "Матбугат.ру".

Фото: Инстаграм 

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/l-r-aldinnan-Aynur-Rishat-T-hv-tullinga-shaltiratkan-499516/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X