erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Луиза Хәйруллинага ничә ел бирәләр?

Аның эшен тикшерү төгәлләнгән. Хатынның комарлы уеннар корбаны булган ирен нинди хөкем көтә?

Салават шәһәрендә яшәүче Луиза Хәйруллина 2017 елдан 2019 елга кадәр шәһәр банкыннан 25 миллион сум акча урлаган өчен суд каршына басачак. Аңа оешкан төркем белән аеруча зур күләмдә җинаять кылган өчен гаеп белдерәләр. Моннан тыш, аның ире дә хезмәт вазыйфасыннан файдаланган өчен җинаять җаваплылыгына тарттырылачак. Русия Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Ирина Волкова хәбәр иткәнчә, бүген, 8 июльдә, тикшерүчеләр киң яңгыраш алган эшне тикшерүне төгәлләгән, ул 12 том тәшкил иткән. Аны Салават район суды караячак. Луизага 10 елга кадәр төрмә һәм миллион сумга кадәр штраф яный.

Искәртеп узабыз, Хәйруллина урланган акчаларны офистан алып чыккан, кайчагында иренә банк кассасында тапшырган. Ирнең комарлы уеннар корбаны булуы ачыкланды, ул акчаны, ставкалар ясап, сарыф иткән. Луиза тиздән акча җитмәү ачыкланачагын, ә зур сумманы кире кайтарып булмавын аңлагач,  гаилә качып китәргә карар кыла. Соңыннан хатын үзе белән тагын миллион сум акча ала һәм алар үз машиналарында кызлары белән урманга китә. Соңрак Салаватка кайтып, такси белән Казанга качалар.

Алар шунда тотылды. Луиза кулга алынды, ул башта дәшмәсә дә, берничә атнадан кызларын сагынуын белдерде...

Фото: ufa1.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Luiza-H-yrullinaga-nindi--za-yaniy-358509/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X