Ләйлә Фазлыева: Татарстан Президенты Юлламасы республикага алдагы елга темп бирәчәк
Татарстан Президенты Юлламасы республикага кирәкле үсеш темпын бер елга алдан билгеләргә ярдәм итә. Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына мөрәҗәгате алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» хәбәрчесенә шундый фикерен әйтте.
«Юллама, чыннан да, темп бирә. Ул икътисад, сәнәгать, сәясәт һәм башка өлкәләр буенча аналитик мәгълүматларга нигезләнә. Нәкъ менә шуннан чыгып, республиканың үсеш юнәлешләре билгеләнә», — диде Фазлыева. Ул Юлламаның республиканың социаль сәясәтенә багышланган өлешенә аерым игътибар биреләчәген әйтте.
Исегезгә төшерәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында Татарстанның алга таба үсеш курсын билгели, тантананы һәркем онлайн карый ала.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев