erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Любовь Авдонина: бүгенге көндә укучылар арасында да, мәктәп персоналы арасында да яңа коронавирус инфекциясен йоктыру очраклары теркәлмәде

Уку елының беренче атнасында Татарстан мәктәпләрендә коронавирус табылмаган

Уку елының беренче атнасында Татарстан мәктәпләрендә укучылар һәм хезмәткәрләр арасында яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар ачыкланмаган. Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә укучылар арасында да, мәктәп персоналы арасында да яңа коронавирус инфекциясен йоктыру очраклары теркәлмәде», - дип искәртте спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, берәр укучы яки педагоглар һәм хезмәткәрләрнең кайсы да булса берсе коронавирус йоктырган очракта гамәлләр алгоритмы әзерләнгән, ул авыруның калган кешеләр белән күпме аралашуына бәйле булачак.

Коронавирус инфекциясе табылган кеше изоляцияләнәчәк, аның белән аралашучыларның барысы да медицина күзәтүе астында булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Хәзерге вакытта ковид госпитале буларак эшли торган 1нче балалар хастаханәсендә мөрәҗәгатьләр санының артуы теркәлмәгән», - дип өстәде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.

«Татар-информ» агентлыгы Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе беренче уку атнасында мәктәпләрдә санитар-эпидемиология нормаларын тупас бозу очракларына юлыкмавы хакында хәбәр иткән иде.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/07-09-2020/uku-elyny-berenche-atnasynda-tatarstan-m-kt-pl-rend-koronavirus-tabylmagan-5769295

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X