erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

М12 автотрассасы барлыкка килү белән башкаланы көньяктан урап узу юлы да булачак

Мәскәү – Казан М12 яңа автотрассасы төзеләчәк

Мәскәү – Казан М12 яңа автотрассасын төзү нәтиҗәсендә республикада Татарстан башкаласының Көньяк урап узу юлы һәм Идел аша яңа күпер төзеләчәк. Бу йөкләрне Казан аэропорты янында логистик үзәкләргә тизрәк китереп җиткерү һәм аннан чыгару мөмкинлеге бирәчәк. Бу хакта «Югары икътисад мәктәбе» профессоры, Транспорт һәм транспорт сәясәте институты директоры Михаил Блинкин хәбәр итте.

Профессор сүзләренә караганда, авиация йөкләре бизнес өчен иң югары дәрәҗәдә тора. Әмма бүген өстәмә югары бәяле продукцияне Казан аша алып барырга туры килә. Бу исә ягулыкка өстәмә чыгымнар да таләп итә.

" Татарстанда логистик инфраструктура яхшы үсеш алган инде: тимер юл, Идел суднолар йөреше юлы, авиапассажирлар ташу бар. Әгәр бу схемага тиз йөрешле автомагистральне кертсәң, югары икътисади эффектлы мультимодаль схемалар төзергә мөмкин булачак", - диде Блинкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Институт директоры аңлатканча, трасса буенча хәрәкәтнең рөхсәт ителгән тизлеге – 130 км/сәг., шуңа бәйле рәвештә, йөк автопоездлары 100 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итәчәк, бу исә товарларны китерүдә сизелерлек экономияләргә мөмкинлек бирәчәк. 

М12 Мәскәү – Казан автомагистрален төзү Татарстанны Европа – Көнбатыш Кытай маршрутының үзәк ноктасы итәчәк.  Маршрут буйларында 62 млн россияле яши. Бу илдәге халыкның 40% ы. Автотрасса куәтле һәм үсеп килүче регионнарны тоташтырачак, аңа якын-тирә территорияләрнең икътисадын үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Якынча исәпләүләр буенча, М12 Мәскәүдән Казанга кадәр юлда вакытны ике тапкыр киметүне тәэмин итәчәк һәм 2,4 трлн сумга макроикътисади нәтиҗә бирәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре автомобиль трасса

2
X