erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Максат бер –гомерләрен озайту

“Демография” илкүләм проекты кысаларында халыкны социаль яклау бүлегендә көндез килеп шөгыльләнә торган бүлекчә эшли

Грант акчасына тренажерлар, ком терапиясе һәм башкалар өчен җайланмалар алынган. Инсульттан соң тернәкләнү үтү өчен махсус технологияләр булдырылган.

Бу хакта “Мәрхәмәтлек” үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакирова сөйләде, сорауларга җаваплар бирде.

– Миләүшә Ниязовна, иң беренче әйтеп үтегез әле, ул бүлектә өлкәннәр нәрсә белән шөгыльләнә?

– Өлкәннәрнең һәрберсе белән, табиблар киңәшләрен, тәкъдимнәрен истә тотып эш алып барабыз. Чигәргә, бәйләргә, тегәргә, компьютерда эшләргә өйрәтәбез. ”Виртуаль туризм” технологиясе нигезендә сәяхәтләр үткәрәбез. Болар үз нәтиҗәләрен дә бирә.

– Күпме кеше йөри ала? Ул билгеле бер вакыт дәвам итәме?

– 20 кеше йөри. Һәркем үзе өчен уңайлы вакытны сайлап килә. Көн саен да, атнага бер дә килергә була. Төшкә кадәр дүрт, төштән соң дүрт сәгать. Өлкәннәрне генә түгел, 18 яшьтән өлкән булган инвалидларны да чакырабыз. 18 яшькә кадәргеләр тернәкләндерү үзәгенә йөри, анда төрле күнекмәләр ала. Өлкәнрәкләр дә үзләренә шөгыль таба. Ясаган әйберләрен сатуга да куябыз. Акча эшләп, үз-үзенә хезмәт күрсәтергә, ягъни, җәмгыятьтә яшәргә өйрәнсен. Хезмәт буенча инструктор, мәдәни чаралар оештыручыбыз бар. Киләсе елда Казанда инвалидлар өчен олимпиада булачак. Безнең балалар катнашуын да телибез. Аларны ярышларга, бәйгеләргә тартабыз. Өйдә генә ятмасыннар, кеше арасына чыксыннар, дип тырышабыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Моннан тыш, сез адреслы ярдәм дә күр-сәтәсез. Анысы нидән гыйбарәт?

– Ялгыз калган кешеләр бар. Аларга социаль хезмәткәрләр билгеләнгән. Өйләренә барып булышалар. Тик ике сәгатькә инде ул. Әмма шундыйлар да бар, өйләренә кертмиләр, күршеләр ярдәм итәр әле, диләр. Безгә килсеннәр алар. Дүрт стена арасында гына ятмасыннар иде. Монда алар караучысыз түгел. Пандемия чорында без кайта алмыйбыз, үз карамагыгызга алыгыз әле, дип шалтыратучылар булды. Социаль хезмәткәрләр аларга хуҗалык эшләрендә булышты, коммуналь хезмәтләр өчен түләде, кибеттән азык-төлек, шифаханәдән дарулар алып кайтып бирде. Озак вакытка карау системасы нигезендә хастаханә белән берлек-тә килешү төзеп эшлибез. Өлкәннәр янына безнең белән бергә шәфкать туташы да бара. Аларның нәрсәгә мохтаҗ булуларын ачык-лыйбыз, функциональ мөмкинлекләрен карыйбыз, хастаханәгә сигнал картасы җибәрәбез. Хастаханә үз, без үз планыбыз буенча карыйбыз. Әмма икебезнең дә максат бер – өлкәннәрнең гомерләрен озайту.

– Бу очракта социаль хезмәткәрләр нәрсә эшли?

– Чәчәкләр утырталар, газеталар укыйлар, аралашалар... Анда да виртуаль туризмны кертеп җибәрергә уйлыйбыз. Барлык социаль хезмәткәрләргә планшетлар бирелде. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр булса, авыл җирлекләре хезмәткәрләре, күршеләре безгә мөрәҗәгать итсен иде. Без аларны картлар йортына җибәрмичә, үз өйләрендә рәхәтләнеп яшәүләрен тәэмин итәргә тырышачакбыз.

– Сездә өлкәннәрне, авыруларны карау мәктәбе эшли. Анда кемнәр укый һәм нәрсәгә өйрәтәләр?

– Кешеләрне өйдә карау буенча ул. Авыруны хастаханәдән алып чыктылар. Ничек тәрбияләргә? Процедураларны ничек ясарга? Караучының үзенә авырлык килмәслек итеп ничек аны торгызырга яисә борып яткырырга һәм башкалар. Төрле авыру төрлечә карау сорый. Шуннан чыгып программа төзелде. Җиһазландырылган кабинет бар. Уку бушлай. Теләге булган һәр кеше килеп укый ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X