erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Максат – өлкәннәрнең гомерләрен озайту

“Демография” илкүләм проектның “Өлкән буын” Федераль проекты кысаларында районда 2019 елдан бирле озак вакытлы карау системасы эшләп килә.

Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен без халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөлфия Илсур кызы Ситдыйковага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Зөлфия Илсуровна, бу системаның төп максаты нәрсәдә?

– Максаты – карауга мохтаҗ кешеләргә өйләренә барып, шулай ук стационарда социаль һәм медицина хезмәте күрсәтү, шулай ук гаилә әгъзаларын якыннарына мөстәкыйль рәвештә ярдәм итәргә өйрәтү. Өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлекләрен контрольдә тоту район үзәк хастаханәсе белән берлектә башкарыла.

– Районда ул нинди юнәлешләр буенча тормышка ашырыла?

– Озак вакытлы карау районда берничә юнәлештә алып барыла. Мәсәлән, беренчесе өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү. Кайбер өлкәннәр ялгыз яки ирләре белән генә  яшәүне кулай күрәләр. Бу очракта социаль хезмәткәрләр өйләренә барып хезмәт күрсәтә. Әмма моның өчен алар авыру, травма, картлык яки инвалидлык нәтиҗәсендә үз-үзләренә хезмәт күрсәтергә сәләтсез булып танылырга тиеш. Һәр кешегә шәхси якын килеп социаль пакет билгеләнә. Бу система нәтиҗәсендә туганнары да эшкә чыга ала. Чөнки алар турында кайгыртучылар бар булып санала.

– Социаль хезмәт-кәрләр тарафыннан карауга мохтаҗ булулары нинди юл белән билгеләнә?

– Гражданин үзе яки аның туганы социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә. Өлкәннәрнең өйләрендә булырга туры килгәндә дә игътибар ителә. Сораштырып та беләбез. Табибларга күренергә килгәндә, диспансеризация үткәндә дә кешенең карауга мохтаҗ булуы күренә.

– Озак вакытлы карау-

ның икенче юнәлеше – “Карау мәктәбе”. Ул нәрсәне аңлата?

– Мәрхәмәтлек үзәге базасында эшләп килә ул. Авыруларны, өлкән яшьтәгеләрне, инвалидларны караучы туганнарына ярдәм күрсәтү йөзеннән эшли башлады ул. Ягъни мөстәкыйль рәвештә аларга ничек ярдәм итәргә кирәк? Шул турыда аңлатыла. Куркынычсыз мохит тәэмин итү, озак вакыт урын өстендә яткан авыруларны карау, тукландыру буенча күнекмәләр бирелә. Дәресләр үткәрү өчен кабинет бар. Ул махсус җайланмалар белән җиһазландырылган. Уку, күнекмәләр алу кирәк дип тапкан һәр кеше мөрәҗәгать итә ала.Телефон: 3-13-37. Адрес: Банк урамы, 6В йорт, 29нчы кабинет.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Сездә өлкән яшь-тәгеләр һәм инвалидлар өчен көндезге бүлек тә эшли бит.  

– Әйе. Анысы озак вакытлы карауның чираттагы юнәлеше. Ул өлкән яшьтәге гражданнар һәм яшь инвалидлар өчен. Көн саен дүрт сәгать дәвам итә. Төрле дәресләр үткәрелә. Моңа кадәр өйдә генә ятканнар өчен көндезге бүлек бик уңай. Кеше арасына чыгалар, аралашалар, күңеленә хуш килгән эш белән шөгыльләнәләр. Туганнары да алар өчен борчылмыйча, тынычлап эшли ала.

– Шундый авырулар бар, алар янында өзлексез булырга кирәк. Туганнары калдырып та чыгып китә алмый, эшләми дә булмый.

– Бу очракта “сиделка” кирәк була. Махсус әзерлек курслары үткән хезмәткәрләр көн саен алты сәгать бер генә кеше янында була, аңа хезмәт күрсәтә. Узган ел районда бу хезмәттән 12 өлкән яшьтәге кеше файдаланды. Туганнары да эшли алды.

Социаль хезмәткәрләр тарафыннан үткәрелгән чаралар өлкәннәр һәм инвалидларның тормыш дәрәҗәсен яхшыртыр, гомер озынлыгын арттырыр дип ышанабыз.

– Социаль контракт нигезендә дәүләт ярдә-ме нинди кешеләргә күрсәтелә?

– Аз керемле кешеләргә, ягъни гаиләдә кеше башына уртача керем Татарстан Республикасындагы яшәү минимумы күләменнән түбән булганнарга. Татарстанда бүген ул эшләүчеләр өчен 10622, пенсионерларга –  8423, балаларга 9995 сум.

Бу ярдәм нәрсәдән гыйбарәт? Аның нинди төрләре бар?

Беренчесе: хезмәт яшендәге кешегә эшкә урнашкан чорда 4 ай дәвамында хезмәт хакына ай саен 10294 сум өстәмә түләп барылачак.

Икенчесе: шәхси эшмәкәрлек, шул исәптән үзмәшгульлек һәм шәхси хуҗалык белән шөгыльләнә башлаганда бер тапкыр дәүләттән кайтарылмый торган 75000 сум акча бирелә. Бу очракта социаль контракт төзегәнче кеше  шәхси эшмәкәр булып теркәлмәгән булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Официально урнашып эшлэмэгэн хэм аз керемле гайлэлэргэ нинди пособие каралган?

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X