erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Максим Шевченко: “Татарстан — тотрыклылык утраучыгы”

Республика башка төбәкләр өчен икътисадта, милләтара аңлашып яшәүдә һәм традицияләрнең дәвамчылыгында үрнәк булып тора.

Президент Рөстәм Миңнеханов алып баручы эш юнәлеше ярдәмендә Татарстан тотрыклылык, икътисади һәм милләтара уңышлар буенча үрнәк булып тора. “Татар информ” мәгълүмат агаентлыгындагы әңгәмә вакытында сәясәтче, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Михаил Шевченко әлеге темага бәйле фикерләре белән уртаклашты.

 

“Татарстан, республика җитәкчелеге позициясе ярдәмендә  деиндустриализацияләнмәгән үзәк булып кала. Биредә конкурентлары кызыгырлык продукция эшләп чыгара торган зур-гигант предприятиеләр сакланган”, — дип фикерләрен җиткерде ул.

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Миңнеханов җитәкчелегендә республиканың тагын бер күрсәткече — милләтара мөгамәләләрдә аңлашып, баланс саклап яшәү.

 

“Татарстанның дәвамлылыкны саклавы ачык күренә. Мәсәлән, Рөстәм Миңнеханов аны республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка карата мөгамәләсендә дә саклый. Өлкән буынның төбәк үсеше өчен тәҗрибәсен уртаклашуы бик мөһим. Бу – илебез өчен үрнәк дип саныйм. Традицияләрнең һәм җитәкчелекнең дәвамлылыгы сакланмаган җәмгыять тотрыклылыгын югалта. Шуңа күрә бүген Татарстан — тотрыклылык утраучыгы”, — диле Максим Шевченко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X