erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәктәп укучылары арасында традицион «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе узды

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары быел Арчаның 1нче мәктәбендә ярышты

27 апрель көнне районыбызда «Куркынычсыз тәгәрмәч-2024» бәйгесе үткәрелде. Чараның оештыручылары Арча районы мәгариф идарәсе, район буенча ЮХИДИ бүлеге, "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесы, ДОСААФ, җирле «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасы, Укучылар сарае иде.

Бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән килгән 30дан артык команда көч сынашты. 9-11 яшьлек юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары алты төрле сынау аша уздылар. «Юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр», «Беренче ярдәм күрсәтүнең нигезләрен белү», «ОБЖ» бәйгеләре теоретик яктан белемнәрне тикшерсә, «Велосипедны фигуралы йөртү», «Автошәһәр» һәм «Агитбригада» иҗади бәйгесендә укучылар практик күнекмәләрен күрсәттеләр.

Барлык бәйгеләрнең нәтиҗәләре буенча 10 иң яхшы команда һәм өч җиңүче команда билгеләнде. Аларга истәлекле бүләкләр, дипломнар һәм медальләр тапшырылды. 

1 урын – Арчаның 1нче мәктәбе

2 урын – Шушмабаш мәктәбе

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3 урын – Хәсәншәех мәктәбе

4 урын – Арчаның 7нче мәктәбе

5 урын – Сикертән мәктәбе

Иҗади бәйгедә Арчаның 1нче мәктәбе беренче, күппрофильле лицее икенче, Лесхоз мәктәбе өченче урынга лаек дип табылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X