erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мактаулы хезмәтләре өчен алдынгы райондашлар бүләкләнде

Бүләкләнүчеләрне Арча районы башлыгы Илшат Нуриев котлады

Сайлау кампанияләрен әзерләү һәм үткәрү буенча уңышлы эшләгән өчен 957 нче участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Вәлиевага  Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәте игълан ителде.

Сайлау кампанияләрен әзерләү һәм үткәрү буенча уңышлы эшләгәне өчен 976 нчы участок сайлау комиссиясе рәисе Рәзилә Мөхәмәтшина  Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен ТР Арча районы Финанс-бюджет палатасының планлаштыру һәм анализ бүлеге башлыгы, җитәкче урынбасары Эльмира  Ганиева «Муниципаль берәмлекләр Советы " Ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы системасын камилләштерү, халыкны һәм территорияне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау эшенә керткән шәхси өлеше өчен Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

«Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам» бөтенроссия фестивален оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткәне өчен Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллин Татарстан Республикасы Хоккей федерациясенең Рәхмәт хаты белән  бүләкләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X