erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Малахит беләзеге" салаты

"Малахит беләзеге" салаты

Ингредиентлар (8-10 порция өчен):

Пешкән тавык ите- 500гр
йомырка-4 данә
киви-2-3 данә
алма-1-2 данә
пешкән кишер-1-2 данә
майонез- 250 гр
сарымсак-1 тырнак
тоз,борыч -тәменчә 

Әзерләү ысулы:

1. Майонезга сыгылган сарымсакны кушабыз һәм яхшылап болгатабыз.
2.Зур тәлинкә уртасына стакан куябыз,аның тирәли ингредиентларны катлап салып чыгабыз:
Беренче кат -  вак итеп туралган тавык ите, аңа тәменчә тоз, борыч сибәбез.
Икенче кат - шакмаклап туралган киви, аның өстенә сарымсак кушылган майонез сылап чыгабыз.
Әченче кат - эре кыргычтан үткәрелгән йомырка агы, өстенә майонез ягабыз. 
Дүртенче кат - кыргыч аша үткәрелгән кишер, өстенә майонез сылыйбыз.
Бишенче кат - кыргыч аша үткәрелгән алма (ул  каралмасын өчен лимон согы сиптерергә мөмкин)

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3.  Салатның кырыйларына майонез сылап чыгабыз.
4.  Иң өскә вак кыргыч аша үткәрелгән йомырка сарысын сибәбез.
5. Салат җыелып беткәч, аны бер сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

Суыткычтан алгач, ипләп кенә стаканны алабыз һәм салатны киви түгәрәкләре белән бизибез.

Ашыгыз тәмле булсын! Ялларыгызны якыннарыгыз белән файдалы һәм күңелле итеп үткәрегез. 

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/malakhit-belzege-salaty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X