erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Малай дәрес әзерли...

Бер ана белән сөйләшеп йөрибез. Улы 6 сыйныфта укый.

Якшәмбе көнне көндезге сәгать 2ләрдә хәлне белеп шалтырата. Бер кат хәл--әхвәлләрне сөйләшкәч:

-- Малайлар нишли? -- дип сорады ул. Безнекеләр 5 сыйныфта укый.

-- Футбол уйныйлар, -- дим.

-- Ничек? -- дип аптырады бу. -- Без бүген иртәдән дәрес әзерлибез. Нервыланып беттек. Малайның уйнарга вакыты юк. Өй эше күп бирәләр. Уйнарга да чыга алмый. Сәламәтлеге какшап бетәр инде...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

--Баланы урамга уйнарга чыгарырга кирәк, -- дим. -- Ничек тә җаен табарга. Нинди матур көнне баланың өйдә утыруы дөрес хәл түгел. 

Дөрестән дә өйгә эшне күп бирәләр. Ата--ана бик зарлана. Кайвакыт дәреслек өстендә йоклап китәләр, диләр. Кайбер дәреслекләр катлаулы итеп язылган, дип тә зарланалар. Кемнәр төзи икән ул дәреслекләрне дип аптырыйлар. Югыйсә, ул дәреслекләрне үзе укытып караган педагоглар гына язарга тиеш. 

-- Безнең кыз 5нче сыйныфта укый, -- дип сөйли бер ата. -- Ник ул дәреслекләрне гади тел белән язмыйлар икән?! Катлаулы тел белән язылган фәнне ничек ярата алсын ул бала! Безнең әти дөрес әйтә. Элек сыерны баш саныннан саныйлар иде, хәзер башта аякларын саныйлар, аннан сыер башына бүләләр дип. Ә барыбер дә балалар аңгыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әйе, укыту системасы какшады. " Эзлекле фикерләү" сәләтен үстерәбез дип балаларны яңача укытырга тотындылар. Эзләнергә, мөстәкыйль фикерләргә өйрәтәбез, һ.б. ш.ише яңа ысуллар турында күп сөйләделәр инде. Каян эзләп табарга тиеш инде бала ул мәгълүмәтне?! Интернеттан, җыен чүп-чар арасыннан? Дәреслекләрдән? Алары да билгеле бер кысаларга кертелмәгән-төрле авторда төрле аңлатма- адашмыйча ерып чыгып кара. 11 классны бетереп әллә ниткән катлаулы формулалар белән эш итәргә өйрәнгән балаларның тормышта гап-гади нәрсәләргә баш җитми.....

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X