erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мандаринны кемгә ашарга ярамый?

Мандарин да, башка цитруслылар да файдалы. Аларда калорий аз, витаминнар күп.

Әмма ничек кенә файдалы булмасын, аның сәламәтлеккә зыяны да бар. Цитруслыларны ашказаны-эчәклек тракты авырулары вакытында ашарга киңәш ителми. Аларның составында органик кислоталар күп. Шуңа да ашказаны белән проблемасы булганнарга аны ашау зыян гына китерергә мөмкин.

Диетологлар цитруслыларны углевод алмашы бозылганнарга да сак кулланырга куша. Мандариннар гади шикәргә дә бай. 100 гр мандаринда 12 гр углевод бар, бу өч бал кашыгы шикәргә тиң. Аны ач карынга ашасаң, ашказанына яңа сыгылган мандарин согы эләгә дигән сүз, ул исә пектин һәм углеводлардан торган эремә булып тора. Кандагы глюкоза күләме кинәт артып китеп, аңа җавап итеп инсулин барлыкка килә. Ул исә глюкозаны күзәнәккә тапшыра. Күзәнәк бу вакытка энергиягә мохтаҗ булмаса, глюкоза запаска кала. Анысы үз чиратында май хасил итә. Димәк, ябыгыр­га уйлаучыларга да мандаринны артык күп ашарга ярамый. Диетологлар мандарин белән әфлисунның әчерәк сорт­ларын ашарга киңәш итә, аларда С витамины да күбрәк икән. Углевод алмашы бозылган кешеләр өчен иң файдалысы – лимон. Ул шикәр күләмен киметә, кан тамырлары тышчасын һәм йөрәкне ныгыта.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

(«АиФ»)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X