erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәңгелек бүләк

«Әлифба» музее җитәкчесе Дамир Таҗиев яза.

      Әлифба авторы Сәләй Вагыйзовның туган ягы Байтуган тавында дүрт метрлы хәрефләр белән “Әлифба” дип язылганы турында инде әйткән идек. Тагын  бер вакыйганы язмый кала алмыйм. Байтуганда 7 ел элек ачылган Вагыйзовның музей-йортына яңа өйләнешүчеләр ЗАГС көнендә киләләр икән. Музейны оештыручы, аның  җитәкчесе Нурания Абзалова яшьләргә  Сәләй белән Рәмзиянең тормышын, мәхәббәт  тарихларын сөйли.

      Гашыйкларны сугыш, әсирлек, 10 ел сөрген аера.  “Ваз кич” дип рәсми аерылуны таләп итәләр. Ә алар мәхәббәтләрен саклап кала алалар. Унөч елга язмыш аерса да, пар аккошлар бер-берсенә тартылалар. Яшьләр өчен Сәләй белән Рәмзия мәхәббәте үрнәк булып тора. Рәмзия декабрист хатыны кебек гаиләне саклап кала, таркатуга юл куймый. Бу искиткткеч зур үрнәк.

      Ничек шулай мөмкин соң? Без Ромео-Джульетта, Хөсрәү-Ширин, Хәлил-Галиябану мәхәббәтләрен укып беләбез. Шулар рәтендә тагын бер мәхәббәт тарихын язып булыр иде. Укучым, уйлану өчен сезнең игътибарга Сәләй Вагыйзовның зәңгәр күзле Рәмзиясенә атап язган бер шигырен тәкъдим итәм. Бу шигырь  өйләнешеп бер ел үткәч, Арчага килеп яши башлаган елда язылган.

Дамир Таҗиев, “Әлифба” музее җитәкчесе.

        Мәңгелек бүләк 

         Сәләй Вәгыйзов язган шигырь.

             (1937 ел. Сәләйгә 29 яшь)

      Хисләремнең   артык якынлыгын

      Сиздермичә йөрдем – түзмәдем:

      Мәңгелеккә калып яшәсен дип

      Иң кыйммәтле бүләк  эзләдем.

 

      Табалмадым. Инде эзләмим дә

      Мин бит аны күптән тапканмын!

      Сиңа булган яшьлек дуслыгымның

      Мәңге сүнмәс утын якканмын.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Энҗеләрдән торган бүләкләр дә

      Дуслык булып мәңге калалмас.

      Йөрәктән чыкмаса, ул йөрәктә

      Сөю хисе булып  яналмас.

 

      Еллар үтеп, чәчләр агарса да,

      Яшьлек дәртен миндә  табарлар.

      Гөлләр корып,  утлар сүнсәләр дә,

      Сиңа булган хисләр янарлар.  

   

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X