erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Манзара”да арчалар ничек көрәште?

Арчадан көрәшчеләр Рамил Хәкимҗанов белән Руслан Абдуллин 15 гыйнварда “Манзара” спорт-музыкаль премиясе бәйгесендә катнашты.

Рамил әлеге көрәштә 75 кг.га кадәрле көрәшчеләр арасында 4нче урынны алды. Ә Руслан Абдуллин Әтнә районы өчен көрәште. Кызганыч, ахыргача көрәшергә насыйп булмый аңа. “Манзара”да көрәштә имгәнү алу (кул башы чыга) сәбәпле 1нче  әйләнештә төшеп калдым, – дип сөйләде Руслан. – Арча данын якларга Рамил Хәкимҗанов үзе генә барды. Мин Әтнә районы өчен чыгыш ясадым. 2021 елның Әтнә районы сабантуен откан идем. “Манзара”да безнең үлчәү авырлыгында (130кг.га кадәрле) районнар батырларын жыйдылар. 2021 елның берничә  зур сабантуйларын оттым. “Манзара”ның жәйге ярышында 2нче калдым. Республика ярышларында әллә ни уңышларга ирешеп булмады”.

Узган елгы “Манзара”ның гыйнвар ярышында Руслан Абдуллин көндәше Илдар Хәмитов (Чаллыдан) белән 3нче урынны бүлештеләр. Быел да бергә көрәшергә туры килә аларга. Әмма Руслан имгәнү алу сәбәпле ярыштан төшеп кала. “Имгәнү алмасагыз, урын алган булыр идегезме?” – дип сорыйм үзеннән. “Нинди ярыш булуына карамастан, һәр көрәшче җиңәм, отам дип килә, – дип җавап бирде Руслан. – Әмма төрле хәлләр булырга мөмкин. Дөнья чемпионнарын да беркайда да күренмәгән авыл егете аркасына салып куярга мөмкин. “Манзара”да минем кул башым чыкмаган булса, призлы урынны ала алган булыр идемме икән – төгәл генә әйтеп булмый. Минем беренче тренерым Фәнис Зарипов, икенчесе – Илшат Һидиятов”.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рамил Хәкимҗановтан да: “Нинди уңышларыгыз өчен “Манзара” бәйгесендә катнашу дәрәҗәсе эләкте?” – дип сорадык. Рамил 2017 елда республикада М.Җәлил исемендәге бәйгедә үз үлчәү авырлыгында чемпион калган егет. Шушы ук елны Татарстан чемпионы, Россия күләмендәге көрәштә финалга чыга, Урал кубогы чемпионы, 1996-1998 елгы егетләр арасында Татарстан чемпионы. 2020 елда Татарстан чемпионатында приз-чы. “Беренче тренерым Кукмарадан Илсур Нәҗмиев, икенче тренерым Арчадан Илшат Һидиятов”, – ди.

Егетләргә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X