erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Марафон кысаларында җыелган акча нәрсәгә тотылачак?

Инвалидлар ункөнлегендә район башлыгы Илшат Нуриев инициативасы белән “Йөрәктән-йөрәккә” дигән шәфкатьлелек марафоны үтте.

Ул мөмкинлекләре чикле булган гражданнарга матди ярдәм күрсәтү һәм торак-көнкүреш шартларын яхшырту максатыннан эшләнде. Аның кысаларында “Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте”нең Арча район иҗтимагый оешмасы исәп-хисап счетына акча җыю оештырылды. Күпме кеше ярдәм кулы сузган һәм ул акча нинди максатларда кулланылачак? Бу сорауларга район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина җавап бирә.

– Үтенечләрне җавапсыз калдырмыйча “Йөрәктән-йөрәккә” марафонына кушылган, матди ярдәм күрсәткән райондашларга, оешмаларга  бик зур рәхмәт. Бүгенге көнгә 342 мең сум акча керде. “Арча” радиосы һәм “Арча хәбәрләре” газетасы социаль челтәрләре  аша көндәлек нәтиҗә ясалып, ярдәм күрсәтүчеләрнең исемнәре әйтелеп барылды. Һәрберсенә, шулай ук марафонны оештырган Илшат Нуриевка зур рәхмәт.

Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер телим. Үзегезгә дә көтмәгән җирләрдән ярдәмнәр килеп торсын. Саф һава сулап, ризыкларны татып, дөньяның гүзәллеген күреп, үз аякларыгыз белән йөреп яшәргә язсын.

Беркемнең дә авыру булып, кеше күзенә карап яшисе килми. Берәү дә гомер буе таза-сау булып яшәрмен, дип тә әйтә алмый. Барысы да язмыш кулында. Шуңа тирә-юнебездә булган авыруларның хәлләренә кереп, ярдәм күрсәтеп яшик. Кешелек сыйфатларын югалтмыйк. Авыру балаларны, өлкәннәрне караган кешеләргә түземлек телик.

Җыелган акча ярдәмгә мохтаҗ сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләргә бүленеп биреләчәк. Күчтәнәчләр, бүләкләр алырга түгел, ә социаль-көнкүреш шартларын яхшыртырга. Нинди максатларда кулланылганын да радио һәм газета аша җиткереп барырбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Беренче булып Рәмзия Хәмидуллина акчаны Арчада яшәүче Анастасия Линсцерга тапшырды. Анастасиягә нибары 36 яшь. Уртача гәүдәле, ябык кына ханым. Ә өстендәге йөк... күтәрә алмастай кебек. Тик ул язмышы белән килешкән, бөтен тормышын инвалид улына багышлаган.

Эмиленә 19 яшь. Тагын бер кызы бар, 16 яшьлек Эллина. Балаларының әтиләре скутер белән юл һәлакәтенә очрап үлгән. Ике ел элек Анастасия Руслан белән тормыш корып җибәргән. Иренең дә 11 яшьлек кызы бар, каникулларда әтисе янында тора. Руслан бик булыша икән. Бар да әйбәт кебек, тик... Эмиль...

– Тумыштан инвалид ул. 6 айдан җитлекмичә туды. Үзәк нерв системасы тулысынча зарарланган. 5-7 елдан артык яшәмәс, дигәннәр иде. Тәрбия яхшы булгач 19 яшенә җитте. Һәрвакыт ятып тора. Утыртырга ярамый. Мине генә аңлый, башка кешеләрдән курка. Күрми, әмма кешеләрне сизә. Чәйни алмый, йота гына. Эпилепсия булгач операция дә ясап булмый. Әмма яхшы ишетә. Музыка ярата, – диде Анастасия.

Казанда яшәгән бу гаилә. Яхшы фатирлары булган. Саф һавага урамга алып чыгып булыр, ичмасам, дип, фатирларын сатып Арчага кайтканнар һәм йорт сатып алганнар. Эчке якта төзекләндерү эшләрен башлап җибәргәннәр. Калган акчаларына түбә алыштырырга булганнар. Тик намуссыз кешеләргә тап булганнар. Акчаны алганнар, эшне ахырына җиткермәгәннәр. Эш судка барып җиткән. Әмма осталар.. юкка чыккан. “Бер көннәрдә яңгыр яуды бит. Су үтте, – ди ана. – Минем инстаграмда үз төркемем бар. Барысын да күрсәтеп барам. Ярдәм күрсәтүчеләр дә күп. Шунда бер блогермы, волонтермы, күреп алып, район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән. Үзе дә ярдәм итте. Район ветераннар советыннан булыштылар. Хәзерге вакытта түбәдә эшлиләр. Бик зур рәхмәт”, – диде Анастасия Линсцер.         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X