erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Марат абый шалтыратмас инде...

Заманында актив хәбәрчебез булган, Яңа Кенәр авылында яшәгән хөрмәтле ветеран Марат ага Абдуллин 90нчы яшендә вафат булды.

 Марат абый белән бергә яшәгән туганы, янгынчыларның Яңа Кенәрдә аерым пост җитәкчесе Хәниф Әхмәтов белән сөйләштек. 

-- Казанга туганнарга киткән иде. Авырта башлагач кайтардылар, -- дип сөйләде ул. -- Озак тормады, вафат булды. 21 мартта шимбә көн сәгать 11дә гомере өзелде. Быел 21 августта 90 яшь туласы иде. Аның хатыны Бибинур апа безнең әтинең апасы иде. Балалары булмады. Шуннан әти мине аларга эшләренә булышырсың дип, иптәшкә җибәрде. 1978 ел иде. 9 сыйныфта укыганда Марат абыйларда яши башладым. Бибинур апаның үлгәненә 16 ел инде. Марат абый бик әйбәт кеше иде. Сүгенмәде, кычкырмады. Бик грамоталы, тәртипле кеше. Хәтере яхшы иде. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган белемле кеше. Безнең балаларны тәрбияләргә бик булышты ул. Балаларны  бакчага алып барганда бер шигырьне өйрәтеп бетерә иде. Кайтканда тагын шуны сөйләтә.

Әтнә районы Кышлау авылыннан ул. Бертуганнары мәрхүмнәр инде. Яңа Кенәр МТСында эшләп пенсиягә чыкты.

Хезмәттәшебез Ильяс Фәттахов:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-- Яхшы инженер гына түгел, чын каләм остасы да булып танылды ул. Аның үзенә генә хас юмор белән сугарылган язмаларын көтеп ала идек. Телефон аша да сөйләшеп тордык. Марат абыйны без сагынып искә алырбыз.

Без "Арча хәбәрләре" газетасы редакциясе коллективы Әхмәтовлар гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз. 

Марат абый тыныч йокла!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ИИИ, Эйбэт тэ кеше идеинде...Син Марат абыйга охшагансын бит,Хэниф...

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X