erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Марат Әхмәтов Арчаның укыту-тәрбия эшчәнлеге белән танышты

Бүген, 7 апрель көнне Арчаның мәгариф оешмалары хөрмәтле кунакны каршы алды

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР  Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Арча районы мәктәпләрендәге укыту-тәрбия эшенең торышы, татар теленең тоткан урыны һәм аның үстерелеше белән танышты. Арча районы башлыгы Илшат Нуриев белән берлектә иң элек Марат Готович шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә булды. Биредә кунакларны районның тарихи үткәне, горурланырлык бүгенгесе һәм уку-укыту өлкәсендәге планнары белән таныштырдылар. 

Берничә ел Авыл хуҗалыгы тармагын җитәкләүче Марат Әхмәтов, Президентыбыз указы белән Татар  телен саклау комиссиясе оешканнан соң, әлеге комиссияне җитәкләүче вазыйфасын башкара. Үзе әйтүенчә, үлчәүгә салып булмый торган мең мәшәкатьле эшләр белән шөгыльләнә ул. Районыбызга килүенең максаты да туган татар телебезнең бүгенгесе белән танышу. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Милли белем бирү үзәгендә кунакны 4 яшьлек балалардан чыгарылыш сыйныф укучыларына кадәр сәламләде. Татар телендәге нәни балаларның җырлары, нәфис сүз, туган телебездә алып барылган дәресләр, өстәмә белем бирү өлкәсе, спорт - барысы да таң калдырды аны.

Мәктәптә алган җылы хисләр белән Марат Готович Арчаның педагогия көллиятенә юл алды. Биредәге милли тәрбия, студентларның татар теле өчен борчылып биргән сораулары, укытучыларның киләчәк өчен җан атып торуы соклану хисләре уятты. 6нчы мәктәп, 5нче балалар бакчасы һәм педагогия көллиятенең бердәм булып эшләвен җитәкчебез тулы бер иҗади организм дип атады. "Безнең телебезне Казан арты сакларга тиеш. Шуның кадәр иҗат әһелләре, Тукай бүләге лауреатлары булган, татар теленең чишмә башы булып торучы Арчадан эзләмәсәк, туган телне саклаучыларны без кайдан эзләргә тиеш?" - дип, бүгенге чарада катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде Марат Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Марат Әхмәтов Арчада

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/YpGQRZT4BI0

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре Марат Әхмәтов

2
X