erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Марат Әхмәтов ике дәүләт телен эштә кулланучыларга өстәмә түләүләр тәкъдим итте

Татарстанда эш урынында ике дәүләт телен дә кулланучыларга хезмәт хакларына өстәп, акча түләү системасын кире кайтарырга мөмкиннәр.

Мондый тәкъдимне бүген Яшь дәүләт хезмәткәрләренең беренче форумында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов яңгыратты. Аның фикеренчә, ике телдә сөйләшергә мәҗбүр итү нәтиҗә бирми. Мотивация булырга тиеш.

“Бәлки кайбер категория хезмәткәрләргә 15 процент акчаны өстәп түләү кирәктер. Аннан соң алар үрнәгендә, нәтиҗә булган очракта, башкаларга карата  да моны кулланырга. Һәм шулай акрынлап җәелдерергә”, - ди Марат Әхмәтов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әхмәтов билгеләп үткәнчә, өстәмә түләүләр буенча акча санаулар башланган инде. Әмма хәзер пандемия вакытында карарлар кабул итмәячәкләр. Бюджет өлкәсендә ачыклыклар кергәннән соң исә Марат Әхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бу тәкъдимне җиткерергә ниятли. 

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/marat-khmtov-ike-dlt-telen-esht-kullanuchylarga-stm-tllr-bulachagyn-ytte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X