erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Марат Хөснуллин: Татарстанда барлык эш күрсәткечләре арттырып үтәлә

Хөкүмәт рәисе урынбасары республиканың коронавирус пандемиясе каршылыкларын җиңеп барганын әйтте.

Татарстанда барлык эш күрсәткечләре арттырып үтәлә. Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин Казан Ратушасында республика эшчәнлегенә шундый бәя бирде.

«Республика коронавирус пандемиясе каршылыкларын җиңеп бара дип ышанып әйтә алам. Авырлыкларга карамастан, төзелеш туктатылмаган. „Имин һәм сыйфатлы юллар“ күрсәткече буенча Татарстан илдә беренче өчлектә. 100 процент ышаныч белән әйтеп була: бу күрсәткеч арттырып үтәләчәк. Бүген дә якынча нәтиҗәләр турында сөйләштек, өстәмә төзелеш күләмнәре турында килештек», — диде Марат Хөснуллин.

Ул Татарстан Президентының да төрле тармакларда эшне алга китеп үтәү бурычы куйганын искәртте.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Торакка килгәндә, моңа кадәр булмаган күләмдә торак төзелеше планлаштырылган: 3 млн квадрат метр. Моны бер кешегә күчерсәк, күрсәткеч „Торак“ проектындагы күрсәткечкә тәңгәл килә. Бу да зур казаныш», — диде Марат Хөснуллин.

Хөкүмәт рәисе урынбасары башка проектлар буенча да Татарстан алда барганын әйтте. «Ниндидер чаралар соңракка күчерелсә дә, алар үтәләчәгендә шигем юк. Рөстәм Нургалиевичка, аның командасына катлаулы икътисади шартларда да зур эш башкарганнары өчен рәхмәт җиткерәсем килә», — дип белдерде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X